Мөслимдә "Без бергә" республика фестиваленең зона туры үтте
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Без бергә" республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона туры узды.
Анда Мөслим, Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Сарман районнарының балалар коллективлары чыгыш ясады. Фестиваль кысаларында өч төрле конкурс - балалар фестивале, "Россия сувенирлары" күргәзмәсе һәм "Туган як киңлеге" фотоконкурсы булды. Бәйрәмне Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачып, балалар белән шөгыльләнүче укытучы, тәрбиячеләргә рәхмәтен җиткерде. Жюри рәисе - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова катнашучыларга уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев