Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә – “Бердәм Россия” көне

“Бердәм Россия” көне” проекты муниципалитетларга төрле юнәлешләр буенча ярдәм итү, хезмәттәшлек булдыруны максат итеп куя.

“Бердәм Россия” көне” проекты кысаларында Мөслимгә ТР Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин килде. Аны район башлыгы Альберт Хуҗин һәм Татарстан Республикасы буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов озатып йөрде. 
Кунаклар иң элек балалар сәнгать мәктәбенә килде. Биредә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында 1 сыйныфка баручы 20 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшыру тантанасы булды. Мәктәп кирәк-яракларының унысын – кунаклар, калган унысын Дәүләт Думасының Мөслим районына беркетелгән депутаты Руслан Гаджиев әзерләгән. Моннан тыш җәйге чорда район оешма-предприятиеләрендә хезмәт куеп, җирлегебезне төзекләндерүгә зур өлеш керткән 11 балага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Ниләр генә эшләмибез без?! Нефтехимия белән шөгыльләнәбез, КамАЗлар эшләп чыгарабыз, вертолетлар ясыйбыз, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерәбез. Иң авыр хезмәт – авыл хуҗалыгында! Авыл хезмәтчәннәренең яше олыгая, кеше саны да кими. Хөкүмәтебез авыл халкына ярдәм йөзеннән төрле программалар эшли, ярдәм итү юлларын эзли, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. 
“Бердәм Россия” көне” кысаларында район үзәк хастаханәсенә Республика клиник хастаханәсеннән белгечләр килде. Өлкән яшьтәге авыруларны табиб-пульмонолог, гастроэнтеролог кабул итте. Ә балалар поликлиникасында республика клиникасы белгечләре – аллерголог, кардиолог, пульмонолог эшләде. Алар авыруларны карап, тиешле даруларны яздылар, кирәк дип тапкан очракта УЗИга һәм компьютер томографиясенә барырга тәкъдим иттеләр. Район хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләймәнов сүзләренә караганда, табибларга күренергә җитди авырулары булган унбишләп кешене чакырганнар. Бу көнне табиблар җитмешләп авыруны кабул итте. Балаларын аллергологка күрсәтергә теләүче әти-әниләр аеруча күп иде. Пациентлар Казан табибларының ешрак килүләрен сорады.
Республика тарафыннан финансланучы “Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә Мөслим авылының Тукай урамындагы күпфатирлы йортларның ишегаллары төзекләндерелде. Эшне “Автострой” җәмгыяте башкарды. Биредә машиналар кую урыны ясалган, җәяүлеләр өчен тротуар җәелгән, балаларга уен мәйданчыгы эшләнгән. 
Тукай урамындагы ишегалдында Фәрит Мөхәммәтшинны районыбызның дүрт фольклор ансамбле милли ризыклар куелган мул табыннар белән каршы алды. Шунда ук сәнгать мәктәбе педагогларының кул эшләреннән күргәзмә, китап күргәзмәсе, балалар өчен аквагрим эшләде.
Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслимне тагын да матуррак итәргә ярдәм иткән дәүләт программалары өчен Президентыбызга рәхмәтен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге очрашуның Мөслимдә узуының очраклы булмавын билгеләп үтте. 
– Мөслим – төзек, матур район. Биредә тырыш, булдыклы халык яши һәм республика үсешенә зур өлеш кертә. Авыл хуҗалыгы районы буларак, Мөслимдә мул уңыш алалар. Быел кайбер культуралардан рекордлы уңыш көтелә, – диде ул. – Катлаулы заманда яшибез. Шуңа да карамастан, милләтебезне, аның гореф-гадәтләрен сакларга, киләчәк буынга тапшырырга кирәк
Чарада “Автострой” җәмгыяте генераль директоры Анатолий Ростиловка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Җавап сүзе итеп ул районның матурлыгын, төзеклеген сакларга чакырды. Тукай урамындагы күпфатирлы йортта 46 ел гомер итүче Зимфира Әхмәдиева Президентка рәхмәтен җиткерде. 
Фәрит Мөхәммәтшин Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган рядовой Илгиз Фәттахетдиновның әти-әнисе янында – Иске Карамалы авылында да булды. 
“Бердәм Россия” көне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында дәвам итте. Сөйләшүне Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Ул кунакларның очрашудан бик канәгать калуларын җиткерде. 
– Халык белән очрашулар, ике ел туктап торганнан соң, кабат яңарды. Татарстан – күп милләтле республика, барлыгы 173 милләтне берләштерә. Һәр милләтнең – үз традицияләре, көнкүреше, тәҗрибәсе, һәркем аларны сакларга тиеш, – диде ул. 
“Бердәм Россия” көне” проектының Татарстан төбәк бүлеге координаторы Разия Садыйкова Мөслимдә бу көнне сигез мәйданчыкта эш оештырылуын билгеләп үтте. ТР Министрлар кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина районда аерылышучылар саны белән гаилә коручылар санының тигезләшүенә басым ясады. Бу процедураның электрон рәвештә башкарылуы да гаиләләрнең тиз таркалуына бер сәбәп булып тора, диде ул. Район башлыгы Альберт Хуҗин районның федераль, региональ һәм республика программаларында актив катнашуы турында сөйләде. 
Соңыннан партия төзелешендә һәм гомумпартия чараларын үткәрүдә актив катнашканы өчен “Бердәм Россия” партиясенең Шуган беренчел бүлекчәсе секретаре Александра Лобанова – партиянең Татарстан төбәк бүлеге грамотасы, намуслы хезмәтләре һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә актив катнашулары өчен партиянең Вәрәшбаш башлангыч бүлеге секретаре Альфира Җиһангирова һәм партиянең Мөслим бүлекчәсе советы әгъзасы Илшат Яббаров партиянең Татарстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев