Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә нинди ис килә?

Соңгы көннәрдә Мөслим буйлап начар ис таралды. Райондашларыбыз, канәгатьсезлек белдереп, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда языша. Бу кызуда өйдә, эштә форточка да ачмалы түгел. «Һава сулыйсы килә!» - диләр.

Чыннан да, нинди ис соң бу? Әлеге сорау белән без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Алар биргән аңлатманы бастырабыз.

- Әлеге ис кошчылык хуҗалыкларының басуга тирес кертүе белән бәйле. Җир эшкәртелгәннән соң, ис бетә. Кошчыларга әлеге матдәләрне авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кертеп, аларның уңдырышлылыгын арттыруны тәэмин итү мөмкинлеге каралган. Эшләнгән һәм эшкәртелгән терлекчелек продуктларында патогенлы, авыру тудыручы микроорганизмнар һәм паразитлар булу-булмавы даими тикшерелеп тора. Халыктан бераз сабыр итүләрен сорыйбыз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев