Мөслим сәнгать мәктәбенең иҗади-отчет концерты (фоторепортаж+видео)
Төп хәбәр

Мөслим сәнгать мәктәбенең иҗади-отчет концерты (фоторепортаж+видео)

З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында «Алга барыр юлыбызны һәрчак сәнгать юлы торыр яктыртып» исеме астында Мөслим сәнгать мәктәбенең иҗади-отчет концерты үтте.

Бәйрәм концерты алдыннан килгән кунаклар өчен әвәләү, милли орнаментлар ясау буенча осталык дәресләре күрсәтелде. Укучылар һәм аларның әти-әниләре әзерләгән рәсемнәр, кул эшләреннән торган күргәзмәне карарга мөмкинлек бар иде.

Шулай ук, рәсем бүлеге укучылары якташ язучыбыз Мөҗәһит Әхмәтҗановның иҗатына багышланган картиналар күргәзмәсе тәкъдим итте. 

Моңлы җыр-бию, нәфис сүз, уен коралларында үз осталыкларын күрсәткән укучыларны тамашачылар алкышларга күмде. 

Балалары, оныкларына "көч бирергә" килгән әти-әниләр, әби-бабайларның йөзеннән горурлык хисе бөркелде.

Якынлашып килүче Халыкара гаилә көне уңаеннан мәктәпнең тормышында актив катнашучы гаиләләр сәнгать мәктәбе җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 Рәмилә Сәләмова фоторепортажы


Нет комментариев