Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим мелиораторлары Казанда ярминкәдә

Казан базарларында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

 Агросәнәгать паркындагы ярминкәне быел да Татарстан мелиораторлары Кукмара районы белән берлектә оештырды. ЯрминкәгәТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде, товарлар ассортименты һәм аларга куелган бәяләр белән танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Аны "Татмелиорация" траст компаниясе” ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм “Татмелиоводхоз” идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин озатып йөрде. 

Әлеге ярминкәдә районыбызның җаваплылыгы чикләнгән “Мелиорация” Мөслим пред­приятиесе” белән ачык типтагы “Алга ПМК “Мелиорация” акционерлык җәмгыяте дә шәһәр халкына үзендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итте. Бәяләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәдә һәм аннан да түбәнрәк иде. Карабодай ярмасын, бодай, арпа, борчак, солы һ.б. товарларны казанлылар яратып алды. Мөслим мелиораторлары өлкәннәрне кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар.

Шәһәрлеләр мелиораторларга һәм авыл халкына ярминкәгә килгәннәре, авыл хуҗалыгы продукциясенең төрлелеге һәм ярминкәнең югары дәрәҗәдә оештырылганы өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев