Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Куян елы килә: Михайловкада гигант куяннар үсә

Ябулы читлекләрдә өч дистәгә якын озынколак яши.

Михайловка мәктәбендә куян үстерүләрен беләбез. Алар ярминкәләрдә сатуга да чыгарыла. Гигант куяннарны мәктәп каравылчысы Владимир Хорев тәрбияли.

Бельгия фландеры – дөньядагы иң эре куян токымы. Куяннарның авырлыгы уртача 7-9 килограмм тәшкил итә.

– Бу төр хайваннарны асрау бөтен кешенең дә кулыннан килми. Ник дигәндә, алар аерым тәрбия һәм игътибар сорый. Куяннарны без мәрхүм Илзир Мадьяров мәктәп белән җитәкчелек иткән чорда алып кайтып үстерә башладык. Ун елдан артык куяннар белән әвәрә киләм. Куяннарның саны 250гә җиткән еллар да булды. Алга таба аларның баш санын арттырырга планлаштырабыз, – ди Владимир Хорев.

Фландер куяннарның авырлыгы ун килограммнан да артып китәргә мөмкин. Читлектә ике айлык куян балалары да бар иде. Аларның авырлыгы ике килодан артып киткән. Гәүдәләренең озынлыгы – якынча 70-80 сантиметр. Куяннар үзләрен тәрбияләгән кешене таный. Владимир абыйның тавышын ишетү белән читлектә йөгерешә башладылар.

– Куяннар янына гел бер киемнән керергә тырышам. Икенче киемнән керсәм, танымыйча, озак кына сәерсенеп карап торалар. Бельгия фландерларының башлары зур була. Колаклары – туры, озын, аяклары мускуллы, көчле, – дип, куяннар турында тәмләп сөйләде Владимир Хорев.

Куяннарга кышка җитәрлек азык туплаганнар: биш төргәк салам, өч төргәк печән, 3-4 тонна ашлык әзерләгәннәр. Кәбестәне куяннар аеруча яратып ашый икән. Куяннар өчен көненә 10 килограммнан артык кәбестә тотылуын белдек. Фермерларның, авыл халкының да куяннарны ашатуда ярдәм итүен, шушы җирлектә эшләүче фермер Алексей Чубаровның бушлай ашлык бирүен билгеләп үтте Владимир.

– Куяннарны шулкадәр яратам! Сатып алучыларны, ниндирәк кеше икән дип, баштанаяк “тикшереп” чыгам, – ди ул. – Фландерларны халык үз итә. Чөнки бу куяннар – итле токым. Дөрес итеп тәрбияләгәндә, икътисадый яктан бик табышлы. Куян ите һәрвакыт уникаль диетик ит булып саналды, шуның белән отышлы да. Куянның йонын эшкәртеп, җылы киемнәр бәйлибез, дип сөйләүчеләр дә бар.

Владимир куяннарга табыш чыганагы итеп карамый. Куян сатудан кергән акча мәктәп бюджетына туплана.

Фландер токымлы куяннарның төсләре төрле булырга мөмкин. Михайловкадагы фландерларның күбесе ак һәм соры төстә. Ком төсендә, саргылт-соры, зәңгәрсу куяннар да була. Салкынга чыдам булган Бельгия фландерлары кызу көннәрне бөтенләй яратмый һәм эсселекне авыр кичерә. Гигант гәүдәле булсалар да, тыныч булулары белән аерылып торалар.

– Куяннарның интеллекты югары, дип әйтер идем. Балалар белән уртак телне тиз таба фландерлар. Мин куяннарны күзәтеп ләззәт алам, – ди Владимир абый.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев