Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Матбугат көне белән

19 майда Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә.

19 май - Татарстан журналистларының, редакторларның, полиграфистларның, нәшрият хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Мөслим-информ берничә мәгълүмат чарасын үзенә туплаган: “Авыл утлары” ("Сельские огни") газетасы, Мөслим телевидениесе, Мөслим радиосы, сайт һәм социаль челтәрләр. Һәркайсы аша мәгълүмат җиткерәбез, район күләмендәге вакыйгалар белән таныштырабыз. Мәгълүмат туплап халыкка җиткерүдән тыш журналистлар халыкны мәдәни агарту юнәлешендә дә эш алып бара, тәрбияли, әдәп-әхлакка өйрәтә, рухи байлык өләшә.

Кадерле хезмәттәшләр! Хөрмәтле ветераннар! Барыгызны да Татарстан матбугаты көне белән ихластан котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бетмәс энергия һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим. Иҗат чишмәгез саекмасын, каләмегез үткенлеген югалтмасын! Хезмәтегездән тәм табып, башкарган эшегез белән горурланып яшәгез!

Хөрмәт белән, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Мөслим-информ" җитәкчесе Римма Афзалова.

Фото - Мөслим информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев