Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мәктәпнең визит карточкасы

20 сентябрь көнне Тат. Бүләр мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды.

Милли проект кысаларында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, Мөслим лицее, Мөслим гимназиясе, Күбәк һәм Михайловка урта мәктәпләрендә махсус кабинетлар эшли. Мәгариф үзәкләре цифрлы-гуманитар, табигый фәннәр, технология юнәлешләрендә эшчәнлекләрен алып бара. 
Тат. Бүләр урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге химия-биология, физика өлкәләрен колачлый. 
– “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында ачылучы мондый үзәкләр районыбызда хәзер алтау булды. Илкүләм проект алга таба да эшләячәк. Федераль проектның максаты шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары, заманча мөмкинлекләре аермасын киметүдән гыйбәрәт. Укучылар нинди мәктәптә укуларына карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алырга тиеш. “Үсеш ноктасы” үзәкләре шуны күздә тотып эшләнә, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Тат. Бүләр мәктәбенә “Үсеш ноктасы” проекты нигезендә проекторлар, ноутбуклар кайткан. 1,1 млн сумга мәктәптә өч кабинетны ремонтлаганнар. Җиһазлар мәктәпкә тулысынча кайтып бетмәгән әле.
Без барганда укучылар чебен аягын микроскоп аша зурайтып карыйлар иде. Бу көнне укытучы “Бөҗәкләрнең аяк аппараты” темасына лаборатор эш алымнарын өйрәтте.
– Башка мәктәпләрдә мондый үзәкләр ачылганын күреп, без дә кызыккан идек. Хәзер үзебездә дә, шөкер, белем бирү үзәге булдырылды. Мәктәп базасында эшләүче мондый кабинетлар укучыларга заманча сыйфатлы белем бирү мөмкинлекләрен арттыра, күзаллауны киңәйтә, яңа белемнәр үзләштерергә ярдәм итә. Заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштыру укучының киләчәк тормышында мөһим роль уйный. IT-технологияләр, медиатехнологияләр, проектлаштыру, дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын камил белү – заманча җиһазларга барып тоташа. “Үсеш ноктасы” базасында билгеле бер фәннәр буенча дәресләр, дәрестән тыш эшлекле уеннар, тренинглар үткәрү күздә тотыла, – ди Тат. Бүләр мәктәбе директоры Илсур Исламов.
“Үсеш ноктасы”, исеменнән үк күренгәнчә, гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен шартлар формалаштыруны күз алдында тота. Үзәкнең эшчәнлеге сыйныф бүлмәләрен яңарту, заманча җиһазлар алу белән генә чикләнми. Педагоглар квалификацияләрен күтәрү максатында белем офыкларын да киңәйтәчәк.
– Мәктәбебездә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылу – укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә куанычлы вакыйга. Физика, химия, биология кебек табигать фәннәрен үзләштерү өчен укучыларыбызга мөмкинлекләр артты. Хәзер бу юнәлештә өстәмә белемне дәрестән соң эшчәнлектә дә киң кулланачакбыз, – диде мәктәпнең биология укытучысы Айдар Ялалов.
Моңа кадәр Тат. Бүләр мәктәбе укучылары гади микроскоплар белән эшләгән. Бүген мәктәптә лабораторияләр компьютерларга блютуз ярдәмендә тоташкан. Укучылар үз эшләрен укытучының компьютеры аша экранга чыгара. “Үсеш ноктасы” һәр укучының үсештә булуын тели.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев