Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мәктәп кулланылышка тапшырылды (фоторепортаж)

Салауз Мухан авылында күптән көтелгән вакыйга – капиталь ремонттан соң мәктәпне куллануга тапшырдылар.

 

Килгән кунакларны  матур гадәт буенча чәк-чәк, якты йөз белән каршы алдылар. Укучылар төзүчеләргә, министрга, җитәкчеләргә шигырь юллары аша рәхмәтләрен җиткерделәр, тырышып укырга вәгъдә бирделәр.

Район башлыгы Альберт Хуҗин үз чиратында Президентыбызга, программаларга рәхмәтле булуын белдерде. Мәктәп тулысынча җиһазландырылган, хәтта видеокүзәтү җайланмалары да урнаштырылган. Ремонтны башкарып чыккан  ”Таткоммунжилсервис” җитештерү берләшмәсе генераль директоры Илшат Нуриәхмәтовка, җәмгыять хезмәткәрләре Рушан Нургалиев, Рөстәм Сабировка  район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Килгән кунаклар, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Регель Низапов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Казан кунагы Альберт Борһанов  Республика көне белән котладылыр, матур теләкләрен җиткерделәр.

Җавап сүзе итеп мәктәп директоры Динар Мәгалимов җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде, кадерләп, саклап тотарга ышандырды.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев