Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Кышка әзерлек каралды

Районда кышын юлларны кардан чистартучы оешмаларның кышкы чорга әзерлеген тикшерү буенча комиссия эшләде.

Район җирлегендә эшләүче “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы – техника паркы иң зур булган оешмаларның берсе. Анда барлыгы 47 берәмлек техника исәпләнә. Шуларның 26сы кышкы чорда эшләргә көйләнгән.
Кыш һәрвакыт көтмәгәндә килә. Алдан әзерлек эшләре башкарылмаса, ярык тагарак алдында басып калуың ихтимал. Шушы максаттан чыгып, кышын юлларга сибү өчен 200 тонна тозлы ком, 10 тонна реагент әзерләнгән. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасындагы биш үзбушаткыч машина, сигез трактор, ике фронталь төягеч, бер махсус юл машинасы (КДМ), ике кар эттергеч трактор, өч мини-трактор, ике мини-төягеч техника бүгеннән Мөслим урамнарын кардан чистартырга әзер.

– Контракт нигезендә Мөслим урамнарын кардан чистартачакбыз. Ике ай дәвамында техниканы төзәтү, караумайлау эшләрен башкардык. 26 техника кышкы чорга тулысынча әзерләп куелды. Мөслимебез чиста булсын өчен, халыкка уңайлыклар тудыру өчен тырышабыз, – ди оешма җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов.
Комиссия шулай ук “Мост” җәмгыятендә дә булды. Биредә дә техника кышкы сезонга тулысынча әзер. Машиналар, эттергеч, төягеч тракторлар карап, барлап куелган. Җәмгыятьтә җәй көне утызга якын кеше хезмәт куйган, эш күләме кимү сәбәпле, хәзер эшчеләр саны бераз кимегән.

– Оешмада егермеләп кеше эшли. Җәйге сезон эшләре тәмамланып килә. Кышкы сезонга кергәндә техника әзерлеген карыйбыз. Өч авыл җирлеге – Метрәй, Вәрәшбаш, Мәлләтамак белән килешү төзедек. Әлеге җирлекләрдә кышын юлларны кардан чистартып торачакбыз, – ди “Мост” җәмгыяте җитәкчесе Фиргать Галимов.

–  Әйтемдәгечә, беренче кар көтмәгәндә ява. Техниканың төзеклеген, сезонга әзерлеген тикшерү, гомумән, коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмаларның кышкы чорга әзерлеген карау максатыннан техника паркларын комиссия белән карап чыгарга булдык. Мөслим урамнарын чиста тоту “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасына йөкләнгән. Быел оешмага өч яңа техника алынды. Елдагыча, урамнарны кардан чистарту эшен дә тиешле дәрәҗәдә алып барырлар, дип өметләнәбез. Кар күп һәм озак яуган очракта тиз генә чистарту мөмкин булмас. Шулай да җыештыру вакытын кыскартырга планлаштырабыз. Район үзәгендә яшәүчеләргә тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелер, дип ышанам, – ди район башлыгы Альберт Хуҗин.
Урамнарның чисталыгы өчен җавап бирүче әлеге оешмаларга кышкы сезонда да, техникалары ватылмыйча, исән-сау эшләргә язсын

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев