Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Кояшлы Ык" ял паркында чаңгычылар үзәге эшли башлады

"Кояшлы Ык" ял зонасында балалар һәм район халкы өчен чаңгычылар үзәге эшли башлады. Прокат базасы, Мөслимдәге Набережная урамының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты урнашкан тыкрыктатн төшеп, урта күпер янында урнашкан. Балалар өчен шунда ук күнегүләр дә үтә. Аларны спортның әлеге төре белән 9 ел шөгыльләнгән Руслан Кузьмин өйрәтәчәк.

Руслан - Алабуга шәһәре егете. Казан педагогия институтын тәмамлап, физик культура педагогы белгечлеге алган, башкаланың 79 нчы санлы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән. Спорт белән кечкенәдән үк шөгыльләнә башлаган Руслан. 3 класста укыганда дусты беренче тапкыр чаңгыга бастыра аны.

- Алабуганың "Птичья горка" дип аталган биек тавы бар иде. Кешеләр шул таудан агач чаңгылар белән шуа. "Яхшы шуучыларга пластик чаңгылар бирәләр", дигәч, мин дә оста итеп шуарга өйрәндем. Һәм, бер атнадан соң, миңа пластик чаңгылар тоттырдылар, - ди Руслан.

Кечкенә спортчы "Яшь чаңгычылар" түгәрәгенә языла. Остазы Фәнис Газизов аңа зур өметләр баглый. Мәктәптә укыганда, шәһәр һәм республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында катнашып, беренчелекне ала егет. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь спортчы укуын Казанда дәвам итә. Биредә дә ялкауланып ятмый: үзлегеннән шөгыльләнә, ярышларда катнаша.

- Руслан кебек үҗәт егетләр бик сирәк. Яшьләр арасында чаңгы спорты буенча узган Россия чемпионатында бик яхшы нәтиҗәгә иреште. 325 кеше арасында алтынчы урынны алды. Киләчәге өметле аның, - ди Кузьмин турында Россиянең атказанган тренеры Владимир Кокуркин.

Руслан Кузьминга - 30 яшь. Чаңгы спорты буенча беренче разрядка ия егетебез яңа көч, яңа идеяләр белән бүген Мөслим яшьләрен чаңгы шуу серләренә өйрәтә. Мөслим гимназиясендә физик культура укытучысы булып эшләүче яшь белгечне укучылар да үз итә.

- Без физкультура дәресләрен көтеп алабыз. Кыш көне чаңгы-тимераякта шуабыз. Спортны бик яратып бетермәгән егет-кызлар да, дәресләрдә бик теләп шөгыльләнә хәзер. Язын-көзен физкультура дәресләре "Кояшлы Ык"та узсын иде, - ди укучылар.

Әйткәнебезчә, төп хезмәтеннән тыш Руслан чаңгы сөючеләр өчен күнегүләр дә үткәрә. Теләге булган һәркем чаңгыда шуа ала, димәк.

- 2003-2005 елгы балалар өчен күнегүләр аерым төркемнәрдә оештырыла.Киенү-чишенү өчен җылы вагон урнаштырылды. Шунда ук чәй эчеп алу мөмкинлеге дә бар. Теләге булган һәркем чаңгы үзәгенә килә ала. Чаңгылар прокатка 50 сумга бирелә. Трассаны һәр көн, чистартып торалар. Ял итүчеләрнең күңелен күтәрү өчен музыка да уйнап тора, - ди Руслан.

Чыннан, Мөслимдә ял итәм дисәң, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шушы көннәрдә генә эшли башлаган чаңгы базасы - моңа тагын бер дәлил. Район халкы да, Мөслимгә кайткан кунаклар да әлеге мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмас, вакытын файдалы һәм күңелле үткәрер, дип ышанабыз.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев