Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Көтәр кешең булсын!

Өлешчә мобилизацияләү кысаларында Мөслим районында чираттагы озату үтте.

27 октябрь кичендә “Мөслим йөрәге” скверында алма төшәрлек тә урын юк иде. 33 райондашыбызны Казан шәhәренең җыелу пунктына озатырга дип килүчеләр арасында батыр егетләребезнең әти-әниләрен, гаиләләрен, якыннарын гына түгел, битараф булмаган бик күп райондашларыбызны күрергә була иде. –  Бу – икенче озату. Без ир-егетләрне алдагы көннәрдә кая барасыларын белмичә озатабыз. Иң мөһиме – исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Хәрби хезмәткә киткәндә төгәл бер елдан әйләнеп кайтуын белсәк, монда билгесезлек. Бу хәл тизрәк тәмамлансын да, туасы таңнарыбыз тыныч булсын иде. Көн дә: “Бүген нәрсә ишетербез икән?” дип уяну бик авыр. Тормыш иптәшем Артурны озаттык. Ике балабыз да бу аерылышуны бик авыр кичерә. Вакытлыча гына аерылышып тору булсын берүк! – ди Лилия Асылгәрәева.
Егетләрне озату чарасында район башлыгы Альберт Хуҗин, районның оешмапредприятие коллективлары катнашты.

– Хәзер барыбыздан да бердәмлек кенә таләп ителә. Илебезнең тынычлыгын, иминлеген саклау – изге бурычыбыз. Мобилизацияләнүче егетләрнең кайберләре төрле шәһәрләрдә эшләп йөргән җирләреннән чакырып алынды. Күбесе гаиләле, кечкенә балалары да бар. Барыбызның да бүген күзләрдә – яшь, күңелдә – җиңүгә өмет! Мөслим символикасы төшерелгән тимер тәңкәләр сезне саклап йөрсен иде! – дип, Альберт Хуҗин егетләргә махсус ясалган сувенирлар бүләк итте.
Өлешчә мобилизацияләү кысаларында озатылучы егетләр арасында бертуган Ренат һәм Азат Галләмовлар да бар иде. Бер йорттан
ике улының чыгып китүе әниләре Силүзә апа өчен көтелмәгән булды. – Абыйсына повестка тапшырырга килгәч, энесе: “Мин абыемны калдырмыйм!” дип, барырга үзе теләк белдерде. Өлкәненә армиядә хезмәт иткәндә, Чечня кампаниясендә катнашырга туры килде, снайпер булган. Азатым Казан танк училищесында укыды. Ренаты корал тотып караган булса да, күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәсе булса да, кечесенең бу өлкәдә бөтенләй тәҗрибәсе юк. Инде бер Аллаһка тапшырдык. Исән-имин кайтсыннар берүк. Бер анага да бала кайгылары күрергә язмасын! – ди Силүзә Галләмова.
Сугыш һәм корал дигән сүзләр Чечня компаниясендә катнашкан ир-егетләр өчен ят булмаса да, монысы аерыла шул! – Монда усалрак, икенче төрлерәк булырга кирәк. Бүген үзем белән бергә китүче егетләрне “Яхшыга гына өметләнегез!” дип тынычландырам. Күтәренке кәеф белән барсак, ахыры хәерле булыр. Контракт буенча ике ел хезмәт иттем, август аенда срогымны тутырып туган якларга кайткан идем. Үз теләгем белән кабат хезмәт итәргә китәм, – ди 21 яшьлек Михайловка авылы егете Айнур Софин.
Егетләрне озату чарасында районның имам мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашты һәм райондашларыбызга туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. “Йөрәк парәләре – кадерле улларын озаткан сабыр җанлы әниләргә, тормыш иптәшләренә терәк булып торган хәләлләренә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен”, – диде хәзрәт.
Чараның тантаналы өлешеннән соң ир-егетләргә якыннары белән  саубуллашу өчен биш минут вакыт бирелде. Әлеге вакыт эчендә тормыш иптәшенең җылы кочагына сыенган хатынкызларның, улларының көчле иңнәренә башын салган әниләрнең нәрсә кичергәнен аңлатып бирүе дә кыен.

– Миңа 28 яшь, хәрби хезмәтемне Сергиев Посад шәһәрендә, Шарапово бистәсендә укыту базасында инструктор буларак үткән идем. Ир-атлар еламый дисәләр дә, күзгә яшь тыгыла икән ул. Авылда әнием, яраткан тормыш иптәшем, өч яшьлек һәм дүрт айлык ике балам кала. Сабыемның тәпи киткәнен дә, “әти” дип эндәшкәнен дә күрәсем килә. Ходай бу бәхеткә лаек дип тапсын иде үземне. Исәнсау әйләнеп кайтырга, яраткан, якын кешеләрем белән бергәләп яшәргә язсын иде! Иң мөһиме – көтәр кешең булсын! – ди Әмәкәй авылыннан Ринас Суфиев.

“Мөслим йөрәге” скверында озата килүчеләрнең шактый күп булуы райондашларыбызның берберсенә битараф булмауларын күрсәтә. Эскәмиядә һәм җирдә – зур рюкзак һәм сумкалар, пакетлар, тартмалар... Аларның да саны-исәбе юк кебек. Егетләрнең кайсысы якыннары белән аралаша, кайсысы телефоннан сөйләшә, кемдер истәлеккә фотога төшә.

– Чакырганнар икән, барырга кирәк! Куркып, качып ята торган замана түгел. Армия хезмәтен Сергиев Посадта, ракета гаскәрләрендә үткән идем. Өйдә мине әнием көтә. Аның изге догалары юлларымда якты маяк булып мине саклап йөртәсенә ихлас күңелдән ышанам, – ди Олы Чакмактан мобилизацияләнүче Гамил Шакирьянов.
Мобилизацияләнүче ирегетләрне Мөслимнән Казан шәhәрендәге җыелу пунктына ике автобус алып китте. Егетләр алдында Ватанны саклау бурычы тора. Райондашларыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга, якыннары белән тизрәк күрешергә язсын!

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев