Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Кошчы-фермер уңышы

Кошчылык белән шөгыльләнүче Рафаэль Гыймаев фермасы тулы циклда эшли.

Районда авыл хуҗалыгы тармагына моңа кадәр күрелмәгән инвестицияләр керә. Моңа Рафаэль Гыймаев та үз өлешен кертә. Кошчы-фермер ике ел рәттән 300 млн сум күләмендә инвестиция кертте.

– Туып-үскән җирдә яраткан эшең белән шөгыльләнү – иң зур бәхет! Кошчылык минем өчен ят түгел. Әти-әниләр, хәтерлим, күпләп казын, тавыгын асрыйлар иде. Кечкенә чакта фермер булырмын дип уйламадым. Бу юнәлешне сайлаганда әнием төп киңәшчем булды. Элеккеге “Мөслим” агрофирмасы базасында – Михайловка авылындагы иске ферма торакларын сатып алып, төзекләндерү эшләре башкардык. Территориядәге торакларны реконструкцияләдек. Быел 447 мең чеби үстердек, – ди Рафаэль Гыймаев.
Р.Гыймаевның кошчылык фермасында сезонына 360 мең бройлер чеби үстерүгә исәпләнгән биш торак, инкубатор станциясе эшли. Станция һәм фермаларда заманча жиһазлар һәм җайланмалар урнаштырылган. Читлек системасында фермер быел 300 мең бройлер үстергән.

– Кошчы-фермерлар ит җитештерүгә зур өлеш кертә. Районның кошчылык тармагы республикада танылу алган икән, бу – фермерларның тынгысыз эшенә лаеклы бәя, дип уйлыйм. Без, үз чиратыбызда, фермерларга бар яктан да ярдәм итәргә тырышабыз.
Продукцияне реализацияләү мәсьәләсен фермерлар үзләре хәл итә. Р.Гыймаев хуҗалыгы җитештергән продукциягә бүгенге көндә сорау зур, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Республикада крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү өчен ярдәм күрсәтелә. Дәүләт ярдәмен алып, максатчан файдаланучылар ота, әлбәттә.

– Бүген фермерларга товар җитештерүче генә түгел, менеджер да, икътисадчы да булырга туры килә. Безнең фермер хуҗалыгында сәгатенә 1,5 мең кош-корт чалына. Сугым цехында бер сменада 15 тоннага кадәр ит җитештерү мөмкинлеге бар.
Әлеге цехта эш ел дәвамында бара. Чебиләрне үстерәбез, эшкәртәбез һәм әзер продукция итеп реализациялибез, – ди Рафаэль Гыймаев.
Сугым цехында башка кошчылык фермаларыннан китерелгән кошлар да эшкәртелә.
– Рафаэль Гыймаевның кошчылык фермасы тулы циклда эшли. Ябык инкубатор станциясеннән чыккан чебиләрне, үстереп, 38нче көннән сугым цехына озаталар. Ит һәм субпродуктлар район һәм күрше-тирә шәһәр кибетләрендә сатыла. Кошчы-фермер елына өч мең тоннадан артык кош ите җитештерә, – ди Ренат Вәлиев.

Лилия Шәймиева

ФОТО – “МӨСЛИМ-ИНФОРМ” АРХИВЫННАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев