Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Казанда Мөслим районы мәдәният көне узды

Мөслимлеләр Татарстанның мәдәни башкаласы исеме өчен көрәшкә кушылдылар.

Мөслимлеләр Татарстанның мәдәни башкаласы исеме өчен көрәшкә кушылдылар. 22 майда Казанда Татарстанның Мөслим районы мәдәният көне узды. Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында оештырылды.

Ленин исемендәге мәдәният йорты каршында  кунакларны яшь мөслимлеләрнең «Холодный драйв» кавер-төркеме каршы алды. Дәртле музыка үтеп баручыларны да җәлеп итте. Ачык һавада мини-концерт булды, ул барлык тамашачыларга уңай эмоцияләр һәм  күтәренке кәеф бүләк итте.

Мөслим районы мәдәният көненең күргәзмә һәм интерактив программасы мәдәният йорты холында урнашты.

Мөслимлеләр казанлыларга үзләренең уникаль мәдәни кодларын тәкъдим иттеләр. Кунакларны бай программа каршы алды. Мөслимлеләрнең милли ризыклары, уникаль сәнгать эшләре, табигать фотокүргәзмәләре, туган якны өйрәнү музее фондыннан җирле халыкның көнкүреш әйберләре, күп санлы мастер-класслар кунакларны үзләренә дәшеп торды.

Мөслим районы мәдәният көне чыннан да якташлар очрашуына әверелде. Кунаклар арасында өлкән буынның да, яшьләрнең дә булуы сөендерә.

Район башлыгы Альберт Хуҗин якташлар очрашуында көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Бәйрәм программасын муниципалитетның иҗади, фольклор һәм бию коллективлары әзерләде.

Мәдәни программаны Мөслим районы халык театры ачты, ул «Идел-Йорт – 2022» ХХІІ төбәкара театр коллективлары конкурсының Гран-при иясе. Спектакльдән өзек районның визит карточкасына әверелгән “Зәңгәр шәл” тамашачыны үткәнгә күчерде.

"Асса", "Мизгел" бию ансамбльләре, "Ык буйлары" халык җыр һәм бию ансамбле чыгышларын тамашачылар яратып карадылар.

Күренекле якташларыбыз, популяр сәнгать эшлеклеләре Азат Кәримов, Рөстәм Гыйльфанов, Айдар Әхмәтҗанов, Габидулла Хөрмәтуллин тамашачыларга туган як турында җырлар бүләк иттеләр, Шәмсия Җиһангированың шигырьләре һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.

"Рябинушка", "Усыкай буйлары", "Полер кас", "Мөслим тугайлары" фольклор ансамбльләре тамашачыларны район халыклары мәдәнияте дулкыннарында йөздерде.

Зифы Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортының үзешчән артистлары чыгышлары җырлары кунаклар күңелендә якты эз калдырды. Яшь мөслимле Дияз Әхмәтҗановның чыгышын тамашачылар хәтта басып тыңладылар.

Бәйрәм концерты тамашачыларның күңелләрендә озак вакытларга уелып калыр.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев