Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Казан Экспо»да очрашу

Мөслим районы хакимияте тарафыннан өченче тапкыр Казанга мобилизацияләнгән райондашларыбыз янына аларның якыннарын алып бару оештырылды.

З.Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йорты үзешчәннәре "Казан Экспо"да мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен концерт куйды.

Сугышчан рухны күтәрергә килгән мөслимлеләрне биредә бик җылы каршы алдылар. Район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең изге теләкләрен җиткерде, һәммәсенең Ватаныбызның чын герое, горурлыгы булуын билгеләп үтте.

"Казан Экспо" һәм Танк училищесында хәрби өйрәнүләр узучы райондашларыбыз белән район җитәкчелеге, якыннары очрашты. Ир-егетләребезгә шәхси эшмәкәр Рузалия Габдрахмановадан күчтәнәчләр тапшырылды, хәрби максатларда куллану өчен квадрокоптер бирелде.

Фото - район администрациясенең матбугат үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев