Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Юлларыбыз аерылмасын!

“Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасының тиражы – 2448 данә.

Күптән инде зурлар булсак та, һәрберебез Яңа елдан могҗиза көтә. Әйтерсең, бер төн, бер мизгел барысын да үзгәртә! Югыйсә, могҗизаларны адәм балалары үзләре ясый бит!
Яңа ел алдыннан “Кыш бабайга хат” акциясе игълан иткән идек. Болай гына, кызык өчен. “Хат язучы булырмы? Райондашларыбыз нинди уй-хыяллар белән яши икән?”, – дип. Кыш бабайга хат юллаучылар байтак булды. Ә без күңел кылларын тибрәтерлек итеп хат язган райондашларыбызга могҗизалар тудырырга тырыштык.
Киң күңелле эшмәкәрләребез безгә дә бүләк ясады. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, “Авыл утлары” газетасына яздырып, 50 хезмәткәрен бүләкләде. “Август-Агро” компаниясе берничә ел рәттән яртыеллык саен иллешәр өлкән кешене район газетасына яздыра. Әлеге эшмәкәрләргә ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын! Тагын бер киң күңелле эшмәкәр – “АгроЛидер” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Хәмәдишинга да рәхмәтле без.
Ирек Шакирьянович икенче ел рәттән газетага язылучыларга бүләккә каз бирә.
Яңа елга аяк бастык. Яңа ел яңа идеяләр, хыяллар, планнар белән бәйле. Без дә, гаджетлар популярлашкан техник казанышлар чоры булуга карамастан, газета укучыларыбыз саны кимемәс, дип өметләнәбез. 2023нче елның беренче санының 13 гыйнвар – Россия матбугаты көненә туры килүен яхшы фал, дип юрыйк.
Газетабызның бу санын кулыгызга алгансыз икән, димәк сез – безнең белән. Юлларыбыз аерылмасын! Хәерле имин еллар килсен!


Римма Афзалова, “Авыл утлары” газетасының баш редакторы

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев