Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ир-егетләребез Казанга юл алды

Мобилизацияләнүче ир-егетләрне Казан шәhәренең җыелу пунктына озаттылар

24 октябрь көнне Мөслим районыннан мобилизацияләнүче ир-егетләрне Казан шәhәренең җыелу пунктына озаттылар. “Мөслим йөрәге” скверына мобилизацияләнүчеләрнең якынары, туганнары, дуслары килгән иде. Озату мизгелләрендә район башлыгы Альберт Хуҗин, район активы, дин әһелләре дә катнашып, райондашларыбызга исән-сау туган якка әйләнеп кайтуларын теләде. Күзләре яшьләнгән тормыш иптәшләрен, әниләрен кочаклаган ир-егетләрне бүген үк геройлар дип әйтергә буладыр.

Район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең үзләре дә, гаиләләре дә ярдәмсез калмаячагын әйтте. Исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын! Бу – икенче озату. Бүген мобилизацияләнүче 12 ир-егет – Михайловка, Мөслим, Октябрь, Мәлләтамак, Метрәй, Рус. Шуган, Вәрәшбаш авыл җирлекләреннән. Беренче озату шимбә көнне булган иде. Бу көнне Исәнсеф, Табын, Мәлләтамак авыл җирлекләреннән өч райондашыбызны озаттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев