Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Икмәк юлы туган яктан башлана

“Туган як” агрофирмасында бөртеклеләрне икмәк пешерү өчен үстерәләр.

“Туган як” агрофирмасы уңганнары белән Мәлләтамакның язгы бодай басуында очраштык. Күкрәп уңган иген кырында тугыз  комбайн эшли. Якын-тирәдәге басуларда тракторлар гөрелтесе дә ишетелә. Зур егәрлекле комбайннарга, алар артыннан ияргән йөк машиналарына, көчле техниканы иярләгән механизаторларга, алтын төсенә кергән игеннәргә карап соклану, горурлану хисләре кичерәсең. Уракның иң кызган мәле, һәр минут исәптә.

Кыска гына ялга – төшке ашка туктаган арада да күләгәдән чыгасы килми егетләрнең. “Без мондый кояшка өйрәнмәгән, салкынча һава өрдерүче кондиционер астында эшлибез”, – диләр комбайнчы егетләр, шаяру катыш җитдилек белән. Кояшта янган йөзләрендә елмаю балкый. Елмаерлык сәбәпләр дә бар шул. “Күкрәп үскән иген кырларында сөенә-сөенә эшлибез”, – ди урак башыннан 23 мең центнер ашлык суктырырга өлгергән алдынгы комбайнчы Фидаил Гизтдинов.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре игенчеләргә ял концерты бүләк итте. Район башлыгы Альберт Хуҗин игенчеләрнең хәлләрен белеште, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Хезмәт уңышлары белән мактанырлыклары бар туганяклыларның. Бүгенге көнгә “Туган як” агрофирмасы 3253 гектарда (бу – урып-җыелырга тиешле барлык мәйданның 55 проценты) эшне төгәлләгән. Барлыгы 13265 тонна икмәк җыеп алынган. Бөртеклеләрнең уртача гектар биреме – 43 центнер.

Урып-җыю кампаниясендә хуҗалыкта 14 комбайн эшли. Заманча кыр корабларын иярләгән Илнар Сөләйманов, Фидаил Гизтдинов, Сирин Хуҗин, Әбүләес Морзаханов, “Полесье” комбайннарында эшләүче Раил Нәгыймов, Илмир Ямалетдинов – урак башыннан ук алдынгылар рәтендә.

Арыш белән бодайны ипи пешерер өчен үстерәләр хуҗалыкта. Сыйфат беренче урынга куелган. Арышның – “Памяти Кунакбаева”, “Зилант”, көзге бодайның “Скипетр”, “Казанская-560”, “Марафон” сортларын икмәк пешерү өчен яхшы дип тапканнар. Язгы бодайның Пензадан алып кайтып чәчелгән югары җилемсәле “Архат” сорты бодай басуларының 65 процент мәйданын били, “Казанская юбилейная” да мул уңыш белән сөендергән. Элиталы орлык та әзерлиләр. Киләсе елга чәчәр өчен бодайның “Экстра”, “Радмира” сортларын әзерләгәннәр. “Нур” сортлы арпаның гектарыннан 50 центнер уңыш алганнар.

– Язгы бодай 12-13 процент дымлылык белән кайта. Җилемсәсе дә икмәк пешерү өчен идеаль – 29-31 процент. Язгы бодай уңышы куанырлык: гектарыннан уртача 44 центнер уңыш алабыз. Быел үзебезнең питомникта җиде төрле сортны сынап карыйбыз, – ди хуҗалыкның баш агрономы Иршат Әхмәтов.

Икмәк Түбән Табын авылында урнашкан ындыр табагына озатыла. Өч ашлык киптерү комплексында бөртеклеләр беренчел чистарту үтә. Татарстанда бердәнбер булган “Злата” комплексында орлык җитештерү линиясе сафка бастырылган. Биредә орлык сыйфат буенча сортировка үтә һәм бер тонна сыйдырышлы капчыкларга тутырыла.

3800 гектар мәйданда рапс, көнбагыш, горчица үстергәннәр. Рапсны да суктыра башлаганнар.

Көзге чәчүгә дә керешкән хуҗалык. 2128 гектарда чәчеләчәк арыш мәйданнарының 16 процентында эш төгәлләнгән. Хуҗалыкта пар җирләренә дә игътибар итәләр. Биләүле пар җирләре дә бар.

Икмәк юлы туган яктан башлана, дидек. Яңа гына мичтән чыккан кайнар ипекәйнең хуш исеннән башлар әйләнгәндә тир тамызып җирдә хезмәт куйган авыл кешесен дә искә алсак иде.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев