Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Игелек акциясендә катнашып

Бөтенроссия “Теләкләр чыршысы” игелек акциясендә теләгән һәркем катнаша ала.

2018 елдан башлап Яңа ел алдыннан  Бөтенроссия “Теләкләр чыршысы” игелек акциясе уздырыла. Анда  теләгән һәркем катнаша ала. Бу акция - игелек эшләргә һәм балаларга елмаю бүләк итәргә мөмкинлек тудыра. Район башлыгы Альберт Хуҗин да акциядә катнашып райондашыбыз Ләйлә Гардисламовага ул теләгән планшет бүләк итте.
Дилшат һәм Айсылу Гардисламовларның яраткан кызлары ул Ләйлә. Гаилә башлагы  Дилшатның  үз токарь остаханәсе бар, кулы алтын булганга барлык төр гидроцилиндрларны ремонтлый.
- Гаиләгә сәламәтлек,  мәхәббәт һәм бәхет телибез.  Без һәрвакыт элемтәдә, без бергә, - дип хәбәр итә үзенең социаль челтәрләрендәге шәхси сәхифәләрендә  район башлыгы Альберт Хуҗин.

Фото - район администрациясе матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев