Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәтенә кушылып

“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәте белән берлектә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү оештырылды.

“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәте белән берлектә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү бара. ”Мизгел” яшьләр үзәгендә гуманитар ярдәм җыю пункты эшли. 26 сентябрь көнне Казанга беренче ярдәм озатылды. “Яшь армиячеләр” отряды егетләре машинага посылкалар төяде.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю алга таба да дәвам итәчәк. Ярдәм буларак җылы өс киемнәре, җылы эчке киемнәр, җылытылган перчаткалар, рюкзаклар, озак саклана торган азык-төлек (ярмалар, макароннар, ит һәм балык консервлары, куертылган сөт һ. б.), медицина препаратлары, шәхси гигиена әйберләре кабул ителә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев