Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яңа уку елы белән!

Район мәктәпләрендә быел 2237 бала белем алачак.

Район үзәгендәге мәктәпләрдә узган тантаналы чараларда район башлыгы Альберт Хуҗин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина катнашты. 
– Мөслим мәктәпләре яхшы ремонтланган, заманча җиһазланган, көчле укытучылар белем бирә. Яхшы укыр, югары нәтиҗәләргә ирешер өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме – укырга теләк булсын! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, балаларга уңышлар теләп. 
– Җиз кыңгырау балаларны тагын Белем иленә сәяхәткә дәшә. Сез бу илдә иҗади, мавыктыргыч күнекмәләр алырсыз. Балаларга белем үрләрен яулауда – уңышлар, хезмәттәшләремә максатларына ирешер өчен сәламәтлек, сабырлык, әти-әниләр белән теләктәшлек телим, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина. 
Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да балаларга хәер-фатихасын җиткерде:
– Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгаләдән хәерле, файдалы гыйлем сораган. Гыйлем ул – нур. Ул безне күрсәтә һәм дөрес юлны күрсәтә. Хәзер мәгълүмат күп, Аллаһы Тәгалә шулар арасыннан дөресен, хәерлесен сайларга насыйп итсен.
Мөслим лицеена беренче сыйныфка 59 бала килгән. Бу уку елында мәктәптә 567 укучы белем алачак. Укучылар лицей белән таныштырганда мәктәпне “академиклар чыгара торган урын” дип атады. 
Беренче сыйныф укучыларын унберенче сыйныф егет-кызлары җитәкләп алып чыкты. Балаларны котларга Куян һәм “Барбоскины” мультфильмыннан Роза килгән иде. Алар балаларга иртәнге зарядка да ясатты.
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә быел 502 укучы белем алачак, шуларның 42се – 1 сыйныфлар. Белем бәйрәмен укучылар җырлап-биеп башлады. Тукай исемен йөртүче мәктәп буларак, бәйрәмгә дә Тукай әкиятләре геройлары килгән иде. Алар тырышып укырга өндәде. 
Мөслим гимназиясе укучыларын Буратино һәм Мальвина сөендерде. Алар нәниләргә тормыш дәресе бирде. Унберенче сыйныфлардан (24 укучы) икеләтә күп булган беренчеләр (48 бала) сынатмады: кыю, шаян һәм җыр-биюгә дә оста булып чыкты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев