Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Грипп куркыта

Кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны арта, ди табиблар.

Быел гриппның бик авыр төре килә, диләр. Грипп һәм кискен респиратор вируслы авырулар таралуны кисәтү максатында саклык чаралары күрү мөһим. “Прививка ясаткан кешеләр авыруны җиңелрәк кичерә”, – ди участок табибы Алсу Таишева.
Салкын тию пневмониягә дә китерергә мөмкин. Сулыш юлындагы бактерияләр, вируслар үпкәгә дә үтеп керергә мөмкин, ди табиблар.

– Гриппны өлкәннәр һәм балалар авыр кичерә. Соңгы көннәрдә балалар авыру сәбәпле мөрәҗәгатьләр күп булды.
Грипп һәм кискен респиратор авырулар өзлегүләр белән дә куркыныч. Моңа кадәр вирус белән очрашмаган балалар грипп белән нык авырый. Өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнар өчен вирус иммунитетның какшаган булуы сәбәпле куркыныч. Грипптан саклануның иң ышанычлы юлы – вакцинация, – ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Гриппка каршы вакциналар ярты гасырдан артык гамәлдә булса да, вакцина ясатмаучылар бар. Табиблар билгеләп үткәнчә, вакцинациядән соң организмның вирусларга каршы торучанлыгы 6-12 ай саклана. Заманча вакциналарның нәтиҗәлелеге 90 процент тәшкил итә!

– Вакцина ясаткан кеше бөтенләй чирләми, дип булмый. Вакцина ясатучылар да грипп белән авырырга мөмкин, ләкин ул җиңел формада үтәчәк һәм өзлегүләр дә булмаячак. Балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен аерым төр вакцина кулланыла. Вакцинация өчен иң кулай вакыт көзге чор саналса да, декабрьдә дә прививка ясатырга килүчеләр әз булмады. 1 декабрьгә кадәр вакцина ясатучыларда иммунитет формалашырга өлгерде. Вакцинация 6-8 ай грипптан саклый, – ди район хастаханәсендә эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.
Табиблар халык күп йөри торган урыннарда мөмкин кадәр азрак булырга кирәклеген искәртә. – Авырмас өчен һәркем саклык чараларын күрергә тиеш. Кулларны сабын белән еш юарга, йөткерүче кешеләрдән ераграк торырга, бүлмәләрне ешрак җилләтергә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, яхшы туклану, туйганчы йоклау да иммунитетны саклый. Участок табибы белән киңәшләшеп, витаминнар эчү, профилактика йөзеннән вируска каршы кайбер даруларны куллануның файдасы зур. Грипп белән чирләгәндә температура, кинәт күтәрелеп, 39-40 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Мускуллар, буыннар, баш авырта. Ютәл, томау башлана, тамак авырта. Постель режимын саклау авыруны тизрәк җиңәргә ярдәм итә. Табибны өйгә чакырырга кирәк, – ди район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев