Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшне күрә белергә кирәк

Үзара салым Мөслимдә авырлык белән җыелса да, хөкүмәт ярдәме белән дүрт тапкыр арттырылганнан соң, җиң сызганып эшкә тотынырга була.

Беренче эш итеп Мөслимдә, халык соравы буенча зират коймасын эчкәрәк күчереп, машина туктый торган мәйданчык ясаганнар. Район үзәгендәге фонтанга реконструкция дә үзара салым хисабына ясалды. Картлар һәм инвалидлар йорты янында машина кую урыны ясау оешмага килүчеләр өчен уңайлыклар тудырды. Элек юл кырында калдырылган техника хәрәкәткә комачаулый һәм автомобильгә дә зыян килергә мөмкин иде.

Бакча, Комсомол урамнарында быел 660 метр озынлыгында су линиясе эшләнде. Комсомол урамында гомер итүче Рафис Шәймөхәммәтов урамга су кертелүдән бик канәгать. “Кранны боруга йомшак, тәмле су ага. Кирәк булганда, бойлерда җылытып та кулланабыз. Суны мунчага да, башка кирәк-яракка да тотабыз”, – ди ул. Политехника техникумы артында ике скважина бораулап, төп су трассасына ялгаганнар. Пушкин, Колхоз урамнарында, “Карлыгач” балалар бакчасы тирәсендә 168 метр озынлыгында иске торбалар яңа пластик торбаларга алыштырылган. Бу эшләр дә үзара салым хисабына башкарылган.

Һәр авыл җирлегендәге кебек, Мөслимдә дә юллар торышын яхшырту актуаль мәсьәләләрнең берсе. Асфальт яңа гына салынган урамнарда да табигать “шаяруы” нәтиҗәсендә чокырлар барлыкка килә. Менә шундый тишелгән, җимерелгән юлларга ике миллион алты йөз мең сумлык чокыр ремонты ясалган. Мөслимнең “Яңарыш”, “Аэропорт” микрорайоннарында, Катмыш авылында урамнар, грейдер белән тигезләнеп, кирәк җиргә гравий түшәлгән.

Красноармейская һәм Ф. Рәшитов урамнары киселешендә язын-көзен җәяү түгел, машина белән дә үтеп булмый иде. Бирегә вак таш түшәп, гравий юл салынган. Монда яшәүчеләр өчен бу да – бәхет!

– Район башлыгына рәхмәт: безне юллы итте. Моңа кадәр биек кунычлы итекләрдән йөрсәк, хәзер башмактан йөрибез, – дип, Моряк Йосыпов, ярымшаяртып, рәхмәтен белдерде.

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына 600 мең сумга видеокүзәтү җайланмалары да үзара салым хисабына урнаштырылган. Агачларны формалаштыру да үзара салым хисабына башкарыла. Язын, өмә ясап, яктырткычлар, кече архитектура формалары буялган. Урамнарда күзне иркәләүче аллы-гөлле чәчәк-куаклар да үзара салым хисабына алынган.

Язын кар эрегәндә урамнарны, машина кую урыннарын су басуын күпләр хәтерлидер. Ситуация кабатланмасын өчен Мөслим авыл җирлеге хәстәрен күрергә булган. Коры сөт заводы артындагы күпфатирлы яңа йорт, хастаханә, социаль яклау бүлеге, “Рамазан” кибете каршындагы машина кую урыннарында, Шашин урамындагы кафе алдында, Кооператив урамының 152а, 162 йортлары, Бакча урамында кар сулары җыела торган урыннарга дренаж системасы ясалачак.

– Планлаштырылган эшләр күп. “Күбәләк” балалар бакчасы янында машина кую урыннары ясарга җыенабыз. Яктылык белән идарә итү җайланмаларына (28 данә) заказ бирелде. Алар шушы атнада кайта башлый. Трансформатор подстанциясе эченнән иске модельләрне чыгарып, яңаларын тышкы якка урнаштырачакбыз. Элек урам утларының кабынуы 20-30 минутка сузылса, яңа система белән алар бер-ике минутта кабыначак. 200 данә яктырткыч кайтты, аларны урнаштырасы бар. Урам утлары төнге сәгать уникегә кадәр яна иде. Пушкин урамында хәзер, төнге уникедән соң да һәр өченче яктырткыч эшли. Киләсе елга шундый ук системаны Кооператив, Гагарин урамнарында да көйләячәкбез, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Байрханов.

Саный китсәң, башкарган эшләр күп һәм күләмле. Авыл зур булгач, аның бер башындагы эшне икенче урамда яшәүчеләр күрмәскә, ишетмәскә дә мөмкин. Җирлектә сезне борчыган мәсьәләләр булса, авыл җирлеге башлыгы исеменә гариза кертегез. Быел булмаса, киләсе елга алар планга кертеләчәк һәм, һичшиксез, башкарылачак.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев