Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшлекле дүшәмбе

Дүшәмбедә администрация бинасында җитәкчеләр белән иртәнге планлаштыру утырышы узды.

Администрациянең актлар залында гадәттәгечә иртәнге планлаштыру утырышы узды. Район башлагы Альберт Хуҗин узган атнага йомгак ясады. 14-17 мартта башта Казанда, аннан Мәскәү шәһәрендә узган укуларда алган яңалыклары белән уртаклашты. Татарстанда яшәү белән горурланып кайтуын ассызыклады. 

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина олимпиада хәрәкәте турында мәгълүмат җиткерде, Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов чисталык икеайлыгы кысаларында башланып киткән эшләр һәм киләчәккә планнар балән уртаклашты. 

Үзара салым акчаларын җыю, язгы кыр эшләре барышы, юлларны саклау, балаларны язгы боз өстенә керүдән саклау кебек актуаль сораулар да каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев