Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшлекле дүшәмбе

Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашындагы атналык киңәшмә узды

Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашындагы атналык киңәшмә узды

Район башлыгы Альберт Хуҗин өлешчә мобилизация буенча мәгълүматлар җиткерде. Ул мобилизациянең төгәлләнүен, һәр гаиләнең контрольдә булуын ассызыклап узды. Мобилизацияләнгәннәрнең социаль паспортын булдыру өстендә эш алып барылуын әйтеп китте. 
Гражданнар оборонасы буенча тикшерү узуын, тикшерү нәтиҗәләре буенча  районның "яхшы" билгесе алуын искәртте.

Көзге чисталык икеайлыгы йомгаклары буенча Ирек Салихҗанов, мемориаль комплекста оештырылган өмәләр буенча Рушат Солтанов, 
үзара салым җыю буенча халык җыеннары үткәрү турында Азат Әхмәтҗанов чыгышлар тыңланды.

Шулай ук түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды:
-  көзге өмәләрне дәвам итү;
- көзге вакытта авыл юлларын саклау буенча чаралар күрү;
- үзара салым җыю буенча сходларга әзерлек;
- юлларны кышкы карап тотуга әзерлек;
-  шикәр чөгендерен җыю эшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев