Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Чыршы ачу тантанасы

Бәйрәм аллары мөбарәк булсын!

"Мөслим йөрәге" скверында Яшел чыршы утларын кабызды. Тантаналы матур чарада район башлагы Альберт Хуҗин да катнашты. Театральләштерелгән тамаша, җыр-бию, уеннар белән үрелеп барган бәйрәмдә олысы-кечесе бик теләп катнашты. Аеруча балалар куанды әлеге күңелле чарага. Кыш бабайлы һәм Кар кызлы бәйрәмдә алар җырлап, биеп кенә калмадылар, ясалма таудан чана да шудылар, пони белән атта да йөрделәр, кыскасы, чыршы яны гөрләп торды.  

Лилия Шәймиева фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев