Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Бездә бүген каз өмәсе»

Күңелләрдә бик озак вакытларда сакланырлык матур хатирәләр калды.

26 ноябрь көнне Салауз Мухан авылында да зур чара үткәрелде. Авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илмира Әюповаларның йортында оештырылган бәйрәм “Ә бездә бүген каз өмәсе” исеме астында узды. 

Зур чараның шушы йортта үткәрелүе да очраклы гына түгел. “Болгар” радиосының “Иртәнге чәй” тапшыруы “Авылым йолалары” дигән бәйге игълан иткәч, райондашыбыз әлеге конкурска "Сал агызу" йоласы төшерелгән видео тәкъдим итә һәм 1 урынны яулый.

Ул көнне Мухан авылы гөрләп торды. Йолага туры китереп казлар да чистартылды, Ык буена алып барып юдылар да, каз маенда тәбикмәк-коймаклар да пеште, җыр-бию, шаян такмаклар да тынып тормады. Кич белән авыл халкына Казан кунаклары искиткеч концерт бүләк иттеләр. Күңелләрдә бик озак вакытларда сакланырлык матур хатирәләр калды.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев