Без бәйгедә - җиңүче
Төп хәбәр

Без бәйгедә - җиңүче

”Мөслим” телевидениесе бу бәйгедә өченче урынны алды.

”Август-Агро” идарәче компаниясе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә ”Август-Агро” белән инновацияләр” исемле журналист эшләре бәйгесе үткәрде.  Министрлыкта әлеге конкурс йомгаклары буенча журналистлар бүләкләнде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән бүләкләү тантанасында министрның беренче урынбасары Наил Залаков һәм ”Август-Агро” идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов катнашты. Ел саен үткәрелүче бәйгегә быел 11 республика һәм район матбугат чарасы гариза биргән. ”Август-Агро”ның төп белгечләреннән торган жюри составы 5 призлы урын билгеләде. ”Мөслим” телевидениесе бу бәйгедә өченче урынны алды.

Фото - ”Август-Агро”ның Telegram-каналыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев