Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бердәмлектә – көч!

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга райондашларыбыз зур ярдәм күрсәтә.

17 сентябрьдә “Все СВОи” патриотик акциясе үтте. Татарстан, шул исәптән Мөслим районы мәгълүмат чаралары да әлеге марафонга кушылды. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән хәрби операциядә катнашучы егетләр, аларга ярдәм чаралары турында сөйләштек.

– Альберт Робертович, бүгенге көндә Украинада баручы махсус хәрби операциядә ничә райондашыбыз катнаша? Алар белән элемтәгез бармы?

– Бүген махсус хәрби операциядә 100дән артык райондашыбыз катнаша: мобилизацияләнүчеләр дә, контракт нигезендә хезмәт итүчеләр дә, электән үк контракт төзеп, армия сафларында хезмәт иткән егетләр дә бар. Бүген дә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдерүче егетләребез аз түгел. Һәрберсе белән элемтә бар, кайда, ничек хезмәт итүләрен белеп торабыз.

– Районнан контракт нигезендә хезмәт итүчеләр күпме? 

– Соңгы арада гына да 30 райондашыбыз контракт нигезендә хәрби хезмәт итәргә китте. Алар арасында 61 яшьлек ир-ат та бар. Контракт белән хезмәт итәргә теләүчеләр арасында локаль сугышларда катнашкан егетләр дә, яшьләр дә күп. Алар белән яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров эшли. Хәрби комиссариатка, район хакимиятенә дә мөрәҗәгать итәргә була. Медицина тикшерүе үтәргә, документлар әзерләргә булышабыз. Бүгенге көндә хатын-кызлар арасында да контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр бар. Медицина белеме булган хатын-кызлар, “Ашарга пешереп торырмын”, – дип әйтүчеләр дә бар, әмма хатын-кызларның кайсы яшь буенча, кемдер сәламәтлеге буенча таләпләргә туры килмәде.

Римма Афзалова

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев