Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Батырлыкка урын бар

27 декабрьдә Коткаручылар көне билгеләп үтелә.

1990 елда РСФСР Министрлар советы тарафыннан Россия коткаручылар корпусы төзелә. “РФ коткаручылар көнен билгеләү турында” карар кабул ителгән дата МЧС яки Коткаручылар көне дип атала башлый. Коткаручылар көнен Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге, 123нче санлы янгын сүндерү хезмәте, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге билгеләп үтә.
Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда “112” номерына шалтыратабыз. Татарстанда “112” системасы унике ел эшли. “112” номерына тәүлек әйләнәсе шалтыратулар кабул ителә. “112”не җыеп, берничә төр хезмәтне – полиция, газ участогын, янгын сүндерү һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрен чакыртырга була. “112” операторлары татарстанлылардан көн саен 10 меңгә якын шалтырату кабул итә. Бердәм диспетчер хезмәтенә ел дәвамында мөслимлеләрдән 923 шалтырату кергән.
– “Глонасс-112”гә төрле ситуацияләргә кагылышлы 923 мөрәҗәгать керде. Ишекләре ачылмаса да, канализация суы тыгылса да, ут бетсә дә, подъезд утлары янмаса да, подъезд ишекләре ачылмаса да безгә шалтыраталар. “Песием бикләнеп калды”, “юл һәлакәте булды” яки “ир (хатын) белән сугыштык” дип тә хәбәргә чыгалар. Без әлеге мәгълүматны тиешле хезмәтләргә җиткерәбез, мәсьәләне тиз арада чишәргә тырышабыз, – ди гражданнарны саклау идарәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вәҗетдинова.
Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда дөрес карар кабул итәргә, еш кына үз гомереңне куркыныч астына куярга да туры килә. Быел янгын сүндерүчеләр 29 янгында дүрт кешене ут телләреннән саклап калган.
– Коткаручы һөнәрен сайлаган кеше үз өстенә зур җаваплылык ала. Коткаручылар бәлагә очраганнарга ярдәм кулын суза, меңләгән кешенең гомерен саклап кала. Террорчылык очракларында потенциаль куркыныч тудыручы объектлар икеләтә уяулык сорый, – ди янгын хезмәте җитәкчесе урынбасары Николай Шипков.
Коткаручы хезмәте кинофильмнарда батырлык үрнәге итеп күрсәтелә, шуңа балаларда да кызыксыну уята. Районыбыз коткаручылары балалар белән еш очраша. 21 декабрь көнне Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов район үзәгендәге мәктәпләрдә укучылар белән дәрес үткәрде. Сүз янгын куркынычсызлыгы, ут белән шаяруның күңелсез нәтиҗәләре турында барды. Яңа ел бәйрәмнәре чорында пиротехник эшләнмәләр белән сак булырга кирәклеге турында да әйтелде. Балалар Илнар Идиятовны сорауларга күмде. Укучылар арасында киләчәктә шушы һөнәрне сайларга теләк белдерүчеләр дә булды. 
– Укучыларыбызның берничәсе киләчәктә янгын сүндерүче булырга тели. Батырларны кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, дип уйлыйбыз. Мондый дәресләр, тәрбияви әңгәмәләр мәктәбебездә еш оештырыла һәм алар укучыларда зур кызыксыну уята, – ди Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Эльмира Исламова.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев