Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Батырлык дәресе» узды

Мөслим үзәге мәктәпләре укучылары өчен мәдәният йортында «Батырлык дәресе» оештырылды.

 Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында “Батырлык дәресе” узды. Анда район үзәге мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар әлеге дәрескә бик кызыксынып килде, чөнки очрашуның махсус кунагы булып районыбызның актив егете,  Рузәл Минһаҗев чакырылган иде. Ул мобилизацияләнгән егетләрнең батырлыклары, бүгенге тормыш хәлләре турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Чарада шулай ук иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов катнашты. Ул укучыларны бүгенге көн вәзьгыяте белән таныштырды, иң куркынычы дип мәгълүмати сугышны атады. Дәрес азагында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Фото - администрациянең маҗбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев