Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәйрәмнәр белән!

4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин мөслимлеләргә бәйрәм котлавын җиткерде. Анда мондый юллар бар: “Бу ике бәйрәм халыклар дуслыгын чагылдыра, патриотлык үрнәге, һәрбер кешенең гражданлык җаваплылыгы мисалы булып тора. Бергә булганда гына без максатыбызга ирешә алабыз, кыенлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле булабыз. ТР Конституциясендә игълан ителгән хокукый идеалларның, әхлакый кыйммәтләрнең, аларга ирешү максатларының, механизмнарының вакыт сынауларын лаеклы узганлыгын, яшәргә хокуклы икәнлеген әйтергә тулы нигез бар. Без илебезнең, республикабызның данлы тарихы белән горурланучы һәм киләчәккә ышаныч белән караучы бердәм халык булып яшибез. Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек телим!”

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев