Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәйрәм белән!

30 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде

30 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты.

Республикабызның төп законы булган Конституция, вәзгыятькә карап, күпмедер үзгәрешләргә дучар булса да, күпмилләтле Татарстан шушы төп законга таянып гомер итә.

Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле якташлар, милләттәшләр, барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәбез, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез.

 Бәйрәм белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев