Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Әти-әниләр һәм укучылар өчен җыелыш

Сынауларга әзерләнү, аларны уңышлы тапшыру өчен кирәкле сыйфатларны үстерүгә ярдәм итәрлек киңәшләр бирделәр, тренинг үткәрделәр.

Кичә Мөслим гимназиясендә 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен мәгариф идарәсе гамәли юнәлешле җыелыш уздырды. Җыелышка сыйныф җитәкчеләре, мәктәп администрациясе вәкилләре дә килде. Чараның теоретик өлешендә бердәм дәүләт имтиханнарының 2022 елгы нәтиҗәләренә анализ ясалды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләп үтелде, йомгаклау аттестациясенең норматив-хокукый базасына күзәтү ясалды, имтихан тапшыру тәртибе аңлатылды.

Гамәли өлеш ике имтиханын 200 балла тапшырган гимназия укучысы Шамил Баянов белән онлайн очрашу рәвешендә башланып китте. Бүгенге көндә академик Иван Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының стоматология факультетында бушлай белем алучы Шамил имтиханга ничек әзерләнүе, белемнәрен нинди ысуллар белән ныгытуы турында серләр белән уртаклашты, чыгарылыш сыйныф укучыларына киңәшләрен бирде.

Ата-аналар һәм укучылар өчен аерым практик шөгыльләр әзерләнгән иде. Мәктәп психологлары Ләйсән Хәлиуллина һәм Айсылу Кашапова имтихан алдынннан була торган стресс белән көрәшү, вакытны дөрес бүлү, хисләр белән идарә итү һәм үз-үзеңдә ышаныч арттыру ысуллары буенча әти-әниләргә гамәли күнекмәләр бирделәр.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина чыгарылыш сыйныф укучылары белән аерым әңгәмә оештырды, сынауларга әзерләнү, аларны уңышлы тапшыру өчен кирәкле сыйфатларны үстерүгә ярдәм итәрлек киңәшләрен бирде, тренинг үткәрде.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев