Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Барысы да халык өчен эшләнә”, - ди район башлыгы

Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә.

Мөслим телевидениесенең “Бездә кунакта” тапшыруында район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә булды. Сүз мобилизация, районда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында барды.
Әңгәмәнең телевизор караучыларда зур кызыксыну уятуын истә тотып, теманы газетабызда дәвам итәргә булдык.

– Альберт Робертович, җәйге чорга йомгак ясап, сүзне төзелеш-ремонт эшләреннән башлыйк әле. Быелгы җәй нинди эшләр белән истә калды?

– Төзелеш – иң күп чыгымнар таләп итә торган өлкә. 2022 елда төзелеш һәм ремонт, шул исәптән юл төзелеше өчен барлыгы 660 млн сум акча тотылды. Шуның 580 млн сумы – юл төзелеше һәм ремонты өчен, 80 млн сум акча төрле төзелеш объектлары өчен тотылды. Мөслимнең Колхоз урамында төзелүче сигез фатирлы йортта берничә ел эш җайланып китә алмады. Бу җәйдә, ниһаять, ышанычлы подрядчы табып төзелешне дәвам иттек. Йортны декабрь аенда тапшырырга планлаштырабыз. Шунысы куанычлы, әлеге йорттан хөкүмәт программасы буенча берничә ятим балага фатир бирелә. Социаль ипотека программасы ярдәмендә дә бу йорттан фатир алырга мөмкин. Мөслим лицеенда тәрәзәләр, искереп, салкын үткәрә башлаган иде, мәктәптә яңа тәрәзәләр куелды. Дусай һәм Метрәй клубларында күптән көтелгән ремонт эшләре башкарыла. Район үзәгендә язгы су басудан саклану өчен чара күрелде, яңа септиклар, барьер юллар ясалды. “Яшьлек” спорт комплексында велосипед һәм самокатта йөрү өчен
памп-трек паркы төзелде. Бу мәйданчык экстрим спорт төрләрен яратучы балалар һәм яшүсмерләрнең яраткан урынына әверелде. “Мизгел” яшьләр үзәген, “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагерен ремонтлау, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә актлар залы ясау, Мөслим политехник техникумына тулай торак төзү эшләренә нигез салынды.

– Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә матур үзгәрешләр бар, дип беләбез...

– “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында эш бюджеттан тыш өстәмә акчалар хисабына башкарыла. Югары Табын авылында фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды, халык өчен уңайлы шартлар тудырылды.
Яңа Карамалы авылында ФАПны эшләтеп җибәрү өстендә эшлибез. Районыбызның кураторы – Татарстан буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов та зур игътибар күрсәтә. Ноябрь аенда районга компьютерлы томограф кайтаруда да (бәясе – 20 миллион сумга якын) аның ярдәме зур булды. Шулай ук 5 млн сумнан артык торучы заманча флюорограф кайтачак. Район хастаханәсендә көчле хируглар эшли. Операцияләрне күбрәк үзебездә ясау мөмкинлеген тудыру өчен хирургия степлеры һәм энәләре алдык.
Сәламәтлек саклау өлкәсенә кертелгән инвестицияләр үзебездә диагностика үткәреп, авыруларны иртә стадиядә ачыкларга, кисәтергә ярдәм итәр, күрсәткечләр яхшырыр, дип ышанам.

– Альберт Робертович, быел районда Сәламәтлек бишьеллыгы игълан ителү райондашларыбызга үз сәламәтлегенә битараф булмаска һәм спортка тартылырга этәргеч бирәдер...

– Бүген күп кешегә хәрәкәт җитми. Сәламәт булу өчен физик активлык та кирәк. Шуны истә тотып, спорт ярышларына игътибарны арттырдык. Бу җәйдә “Кичке йөгереш” оештырдык: райондашлар белән Мөслим урамнары буйлап ике километр араны йөгереп уздык. Бу йөгереш минем өчен бик кызыклы тәҗрибә булды. Ике тапкыр велойөгереш үтте. Һәр чарада олысы да, кечесе дә активлык күрсәтте.
Гаиләләре белән катнашучылар да бар иде. “Гармония йөгереше” халыкара факел эстафетасын кабул иттек. Мондый чаралар халыкны берләштерә, бердәмлекне арттыра. Районда 15 елдан артык “Дуслар истәлегенә” футбол турниры үтә. Бу турнирны үзебезнең егетләр оештыра. Приз фонды – 100 мең сумнан артык. Җәй дәвамында футбол ярышлары берничә тапкыр оештырылды. Аларда балалар да, өлкәннәр дә теләп катнаша. Өлкәннәр арасында да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекләрен ныгыту өчен төрле чаралар үткәрәбез. 100 данә скандинавия таяклары кайтартып, ветераннар советы аша өлкән яшьтәге райондашларыбызга тапшырдык. Алар активлыклары белән безгә үрнәк күрсәтә, төрле акцияләрдә катнаша. “Тормышка 10 мең адым” акциясендә, спорт чараларында алар – алдынгылар рәтендә. Ат сөючеләр өчен ат спорты мәктәбе эшли.
Кыш көне “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале үткәрдек. Өч атны җигү өчен сбруйлар алынды. Атлар өчен үзебезнең басуларда җитәрлек күләмдә ашлык, салам әзерли алдык. Атлар санын арттыру өстендә эшлибез.

– 2022 ел мәдәният өлкәсенә нинди үзгәрешләр алып килде?

– Хореография юнәлешендә: биючеләребезнең уңышлары бар. Вокал юнәлешендә: берничә тавышка һәм аерым җырлау өчен Яр Чаллыдан тавыш кую буенча белгеч чакырттык. Ул атна саен балаларга дәрес бирәчәк. Район мәдәният йорты сәхнәсенә 3 миллион сумлык электрон челтәрләр урнаштырылды. Сәхнә гаять матур, заманча төсмер алды. Челтәрләрне бик вакытлы алып калдык, бүгенге көндә аларны табу шактый кыен. Яшьләр вокальинструменталь ансамбльләрен җиһазландырдык. “Мирас” һәм “Мизгел” төркемнәре хәзер заманча инструментлардан файдалана, районкүләм чараларда чыгыш ясый башлады. Мөслим халык театры К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасын Минзәлә, Казан, Сарман тамашачыларына да тәкъдим итте. Спектакльдә 45 кеше катнаша. Тиздән үзешчән артистларыбыз “Зәңгәр шәл”не Оренбургта һәм Түбән Камада күрсәтәчәк. Яшьләр өчен дискотекалар үткәрелә, балаларга ачык һавада мультфильмнар күрсәтелә. Гомумән алганда, районыбызда яшәү шартларын яхшырту, җирлегебезгә яшьләрне тарту буенча эш дәвам итә, командабыз белән көн саен кечкенә адымнар белән булса да алга атлыйбыз.
Бик күп эш башкарылды, алдагы чорга планнар да зурдан. Башкарылган эшләрнең күбесе күренеп тә бетмидер.
Эшчәнлегебез турында җирле массакүләм мәгълүмат чаралары – “Авыл утлары” газетасы, телевидение, радио һәм социаль челтәрләр аша мәгълүмат җиткереп барырга тырышабыз. Бергә һәм бердәм булганда, барысына да ирешә алабыз. Башкарган хезмәтләре, тырышлыклары өчен мөслимлеләргә, командама рәхмәтемне җиткерәм.

Римма Афзалова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев