Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

200 балл иясе Лиана

Химиядән бердәм дәүләт имтиханында Мөслим гимназиясе укучысы Лиана Исмәгыйлева 100 балл җыйган! Лиана медицина университетында белем алырга тели. Бүгенге көндә ул әлеге уку йорты турында мәгълүмат туплый, медицина өлкәсенә кагылышлы китаплар укый.

– Онлайн-курсларда укуның файдасы зур дип уйлыйм. Белем багажы бай булу имтиханда үзеңне ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә. Белемнең зыяны юк. Имтиханнарга алдан әзерләнә башларга кирәк. 100 балл җыюымны белгәч, башта ышанмадым, аннары әти-әни дә, мин дә шундый нык сөендек! – ди Лиана.
Онлайн-курсларда уку мөмкинлеген тудырган, һәрдаим ярдәм иткән әти-әнисенә бик рәхмәтле ул.
– Кызыбыз кечкенәдән табиб булырга хыялланды. Бәлки, шуңадыр, биология һәм химия фәннәрен яратып укыды. Иремнең әнисе озак еллар Иске Карамалы авылында акушер-гинеколог булып эшләде. Югары медицина белеме алу өчен югары баллар кирәк. Кызым: “Мин рус теленнән һәм химия, биология фәннәреннән 90 баллдан күбрәк балл җыярга тиеш”, – дип, үҗәтләнеп укыды, – ди Лиананың әнисе Гөлчәчәк апа.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Лилия Шәймиева

Фото – Л. Исмәгыйлеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев