Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Тату гаилә – ил терәге (фоторепортаж)

«Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы Актанышка юл алды.

Бер атна элек Мөслимгә “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагын алып кайттылар. Бу атнада гаилә учагы Актаныш районына тапшырылды. Шул уңайдан “Мизгел” яшьләр үзәгендә тантаналы чара узды.

Чарага Мөслим авылында 45 ел бергә яшәүче Рәмзия һәм Васыйл Гыйләҗевләр гаиләсе чакырылган иде. Васыйл ага гомере буе район электр элемтәсе узелында эшләп, “Татарстанның атказанган элемтә хезмәткәре” исеменә лаек булган. Тормыш иптәше Рәмзия ханым АТС инженеры булып эшләгән. Гыйләҗевлар дүрт балага гомер бүләк иткән. Чарада аларның балалары һәм оныклары да катнашты. Алар әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткереп, тигезлек һәм сәламәтлек теләде. Район элемтә узелы җитәкчесе Марсель Әһлиев тә теләкләрен җиткерде.

– Миңа да Васыйл абый белән эшләргә насыйп булды. Ул чын мәгънәсендә укытучым булды. Васыйл абый вакыт, ял белән исәпләшми хезмәт куйды, ул эшенә чын күңелдән бирелгән: районның кайсы оешмасына нинди элемтә чыбыгы ялгануын, аның озынлыгын яттан белә. Васыйл абый – “Элемтә мастеры” исеменә лаек булган кеше. Без аңа бүген дә еш мөрәҗәгать итәбез. Рәмзия апа сабыр, кайчан килсәк тә ачык йөз белән каршы ала, – диде ул. 

Васыйл Гыйләҗев һәр гаиләгә бәхет, тигез гомер теләп: “Әти-әниләргә таза-сәламәт балалар үстерергә насыйп булсын”, – диде.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев