Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗади-отчет концерты (+фоторепортаж)

Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар еллык отчет концертында чыгыш ясадылар.

Гаилә елы кысаларында һәм Гаилә көне уңаеннан З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Бар кеше сокланыр гаиләм бар, балалар – мәхәббәт җимеше" исеме астында Мөслим сәнгать мәктәбенең иҗади-отчет концерты үтте.

Бәйрәм концерты алдыннан килгән кунаклар өчен әвәләү, рәсем ясау буенча осталык дәресләре күрсәтелде. Укучылар һәм аларның әти-әниләре әзерләгән рәсемнәр, кул эшләреннән торган күргәзмәне карарга мөмкинлек бар иде.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Мөслим авылында гомер итүче, 45 еллык сапфир туйларын билгеләп үтүче Рәшит Гаян улы һәм Нәкыйбә Гафар кызы Вәгыйзовлар, Шуганка авылында гомер итүче, 62 ел гаилә стажын туплаган Рамазан Фатыйх улы һәм Мөсәпбихә Хәйретдин кызы Бәдретдиновлар район Башлыгының котлау хаты белән бүләкләнде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов сәнгать мәктәбендә белем алучылар һәм укытучылар белән горурлануын белдерде, иҗади уңышлар теләде.

Моңлы җырлары, дәртле биюләре, нәфис сүз, уен коралларында  осталыкларын күрсәткән укучыларны тамашачылар алкышларга күмде, – дип язалар балалар сәнгать мәктәбеннән.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев