Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Сабыр булу кирәк

Мөслимдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.

 

“Бәхет” скверы мөслимлеләрнең җыелып ял итә, аралаша, кунакларга горурланып күрсәтә ала торган матур урынына әверелде. Икенче ел рәттән, 8 июль көнне, биредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. 

Чәчәкләргә күмелгән скверга җәйге җылы кичтә мөслимлеләр гаиләләре белән килде, балалар да күп иде. Бу көнне җирлегебездә озак еллар тату гомер кичергән, үсеп килүче буынга, яшьләргә үрнәк булырдай гаиләләр хөрмәтләнә, гаилә кыйммәтләренә янәдән игътибар юнәлтелә, хөкүмәт бүләкләре бирелә.

Шундый гаилә буларак быел Симәк авылында тату гомер итүче, бриллиант туйларын билгеләп үтүче Әнүзә һәм Дамир Госмановлар сайлап алынган. Госмановларның бергә тормыш коруларына 60 ел тулуны Гаилә елында узучы Гаилә көнендә билгеләп узулары аеруча истәлекле вакыйга булгандыр. Алар икесе дә гомер буе терлекчелектә хезмәт куйган. Дамир абый “Алга” колхозында ат каручы булып эшләгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган. Әнүзә апа колхозда тырыш хезмәт куйган: 40 ел дуңгызлар караган. Өч балага – ике ул һәм кызга гомер биргәннәр. Бүгенге көндә сигез онык һәм өч оныкчыкның уңышларына сөенеп яшиләр.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 июль санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев