Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

“Россия йөрәге” – Мөслимдә

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләр залында Россиядә Гаилә елын ачу тантанасы узды.

Тантанада Пётр һәм Феврониянең изге ватаны Муромнан гаилә учагы уты китерелде, аның бер өлеше илнең барлык төбәкләренә тапшырылды. Ул “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагы дип исемләнде. 

Бөтенроссия гаилә учагы бүген республика районнары буйлап сәяхәт итә. Кичә әлеге символ Мөслимгә тапшырылды. Тарихи утны Азнакайдан Мөслимгә күпбалалы Чулпан һәм Рамил Морзахановлар гаиләсе алып кайтты.

– Төпле, тәртипле, үрнәк гаиләләр – ил терәге, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов “Мизгел” яшьләр үзәгендә узган тантанада. – Мондый гаиләләрдә тәрбияле, тәүфикълы һәм сәләтле балалар үсә. Бөтенроссия гаилә учагын алып кайту юкка гына Морзахановлар гаиләсенә тапшырылмады, без алар белән ихластан горурланабыз. Җирлегебездә шундый гаиләләрнең күп булуына сөенәбез. Морзахановларның кызлары кечкенәдән үк уңышлары, матур җиңүләре белән әти-әниләрен сөендерә. Сезнең гаиләгезгә киләчәктә дә үрнәк булып яшәргә язсын! 

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел саныннан укыгыз

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев