Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Мәхәббәтне маяк итеп...

Земфира һәм Владимир мәхәббәтләрен саклап яшиләр.

Ярату, сөю, мәхәббәт дибез. Өчесе өч төрле язылса да, әлеге сүзләрнең мәгънәсе бер – ике яшь йөрәкнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтен чагылдыра. Мәхәббәтләрен маяк итеп, тормыш юлыннан җитәкләшеп атлаучы, кечкенә генә авылны яшәтү өчен булдыра алганның барсын да эшләүче парлар күп түгелдер. Иске Смыловка авылында яшәүче Земфира һәм Владимир Усковлар – шул парларның берсе.

Мин үзем беренче булып гашыйк булдым...

Әйе, Земфира инде мәктәп елларында ук Владимирга чын-чынлап үзе гашыйк була.

Земфира да, Владимир да Смыловкада туып үскәннәр. Земфира Татар Смыловкасыннан булса, Владимир – Иске Смыловка егете. Икесе дә башлангыч мәктәпне туган авылларында тәмамлыйлар. Земфира унынчы сыйныфка хәтле Рус Шуган урта мәктәбендә белем ала. Шул чорда Башкортстан мәктәбендә укып йөргән Владимир Рус Шуган урта мәктәбенә урта белем алырга кайта.

– Ул чорда мәктәп интернатында торып укый идек. Барыбыз да бер чама яшьләр булдык. Бик күңелле һәм рәхәт укыдык. – дип искә ала ул көннәрне Земфира ханым. – Интернатта яшәүче егетләр-кызлар күп иде. Әлбәттә инде, Владимир да шул егетләр арасында бар. Һәм нәкъ менә шул елларда ук ул минем йөрәгемнең түренә кереп урнашты да инде.

Мәктәп елларын тәмамлагач, егетләр-кызлар төрле якларга таралалар. Бер ел дәвамында колхозда хезмәт куйгач, Земфира Мөслимгә килеп пенсия бүлегенә эшкә керә. Ә Владимир ил чикләрен сакларга дип хәрби хезмәткә кузгала.

– Эшемне бик ярата идем. Берәр ел эшләгәч, укырга китү теләгем дә бар иде. Әмма  гаиләбезгә килгән югалту сәбәпле, китә алмадым. Сеңлебез юл-транспорт һәлакатенә очрап мәрхүм булгач, әти-әнием авылга кайтырга кушты. Шулай итеп, уку, һөнәр алу теләгем артта калды, – ди Земфира апа.

Авылга кайту белән Татар Смыловкасы авыл клубына эшкә урнаша Земфира. Һәр көн саен авыл яшьләре, күрше Островка һәм Иске Смыловкадан да килгән яшьләр белән төрле чаралар үткәрәләр, кичәләр һәм бәйрәмнәр ясыйлар. Шундый көннәрнең берсендә, авыл клубына дүрт солдат егет килеп керә. Алар арасында Владимир да була. Шулай итеп, яшьләр тагын очрашалар.

– Земфира белән бер юлдан йөрсәк тә, ул чагында яшьрәк булганмындыр инде, нишләптер, бер дә булачак тормыш иптәшем итеп карамаган идем. Ә менә армия хезмәтеннән кайтып беренче күргәч үк, мин аның нәкъ менә минеке икәнен аңладым. Кич җиттеме бөтен йөрәгем белән Тат.Смыловкага ашкына идем. Чөнки анда минем өчен маяк булып янып торган Земфирам бар иде, – ди бәхете, сөенече үк күзләренә чыккан Владимир абый.

Яшьләр очраша башлыйлар. Нәкъ өч елдан соң ике яшь йөрәк гаилә коралар.

– Әле гаилә корырбыз дип алай уртага салып сөйләшкәнебез дә юк сыман иде. Бер көнне кич белән клубка эшкә җыенган мәлдә, Владимирның энесе Валерий килеп керде дә, хәзер сине сорарга киләләр дип хәбәр җиткерде, – дип сөйли сорарга килү көннәрен искә алып Земфира Ускова. – Мин бу хәбәрдән ушыма килгәнче, Владимир һәм әти-әнисе килеп тә керделәр. Шул көнне мине сорап алып та киттеләр. Шулай итеп, без гаилә корып җибәрдек. 1991 елның 12 июлендә кызыл туебызны үткәрдек. Туй ике көн дәвам итте. Быел гаиләбезнең 33 еллыгын билгеләп үттек.

Шул көннән алып Иске Смыловка авылында гомер итәләр алар. Ул чорлардан бик күп үзгәрешләр булып, күпме сулар агып, күпме еллар узса да, Земфира һәм Владимирның гына мәхәббәте үзгәрмәгән. Алар бүген дә бер-берсен өзелеп яратучы бәхетле парлар әле.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 19 июль санында укыгыз.

Фото – Усковларның гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев