Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Мәхәббәт нурлары җылыта

Тойгелде авылында яшәүче Люция һәм Равил Минһаҗевлар – үрнәк гаиләләрнең берсе.

Шәһәр тормышы безнеке түгел

Авылда дүрт ел яшәгәч, Равил Минһаҗевны Горький шәһәрендәге партия мәктәбенә җибәрәләр. Ул гаиләсен дә үзе белән алып китә. 

– Партия мәктәбенә юллама белән җибәрәләр иде. Комсомол секретаре, Биектау райкомында идеология секретаре булып эшләдем. Шуңа, партия кешесенә уку кирәк дип, Горькийга җибәрделәр. Анда укуыма һич үкенмим. Партия заманы бит ул! Партия, совет һәм хуҗалык активларын мәктәптә үк әзерлиләр иде. Хезмәт юлымда, җитәкче вазыйфаларны башкарганда, белем артык булмады. Горький автомобиль заводына практикага җибәрәләр иде. Ул чорда анда 1 меңнән артык партия әгъзасы исәпләнә иде, – ди Равил абый.

Беренче уллары Илсур тугач, Люция апа балалар бакчасына эшкә урнаша.

– Балалар бакчасы укытучылык һөнәремдә тагын бер баскыч булды. Балалар белән эшләү кызыклы да, җаваплы да иде. Ул чорда да шәһәрдә яшәү җиңел булмагандыр. Равил белән бер-беребезне аңлап, килешеп яшәдек, авыр вакытларны сабырлык белән үткәрә белдек. Матур яшәдек! Җитмәүчелектән, юклыктан интекмәдек, – ди Люция Минһаҗева. 

 Әти-әниләренә ярдәм итәргә кирәклеген дә исәпкә алып, яшь гаилә Тойгелдегә кайтып төпләнә. Яңа иркен йорт җиткерәләр. Гаиләне тагын да сөендереп, уллары Рамил, аннан кызлары Алсу дөньяга килә. Бу чорда гаилә башлыгы партоешма секретаре, идарәче, авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куя. Ә Люция апа тойгелделеләрнең яраткан укытучысы, хөрмәтле мөгаллимәсе булып гомер итә.

Фәридә Гайнетдинова фотосы, Минһаҗевларның гаилә архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев