Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

“Мәңге картаймам, янымда син булсаң...”

Зәмзәмия һәм Зөфәр Гардиевлар 64 ел тату гомер кичерә.

Симәк авылында яшәүче бу гаиләне авылдашлары “күгәрченнәр көнләшерлек парлар” диләр. Бәхетле гаиләне юкка гына җәннәтнең чагылышы белән тиңләмиләрдер. Гәрдиевлар йортында урын-җир дә ялт иткән, өстәл тулы сый-нигъмәт тә һәр көнне кунак көтәдер кебек.

Иң якын кешеләрем!

Зәмзәмиянең әнисе яшьли гүр иясе була. “Бармагы гына шешкән иде, елан карагы булды, күрәсең”, – ди авылдашлары. Әтиләрен сугышка алалар. 6 яшьлек Зәмзәмия 14 яшьлек апасы Бания тәрбиясендә кала. Баниягә бик авырга туры килсә дә, Зәмзәмиядән тыш тагын дүрт туганына әти дә, әни дә була.

– Эне-сеңелләреңне карый алмыйсың, приютка бирәбез,  дип килгәннәр иде, Бания апа безне бөркет кебек саклады: “Апайларымны алып китсәгез, бүген үк суга батып үләм! Әнкәемнең җаныннан өзелеп төшкән иң кадерле кешеләрем бит алар!” – дип, беребезне дә приютка җибәрмәде. Ничек итсә итте, үзе ачка интексә дә, безне ачлыктан саклап калды, сугышны да, аннан соңгы елларны да җиңеп чыга алдык, – дип сөйли Зәмзәмия апа.

Әтисенең ишегалдыннан кечкенә чана тартып чыгып киткән минутлары бүген дә күз алдында. Ул вакытта аңа 6 яшь кенә булса да, һәр мизгел кинокадрлар кебек күңелендә саклана. Балалар бәхетенә, әтиләре сугыштан яраланып, әмма исән кайта. Авыр яралануына карамастан, икенче көнне үк колхозга эшкә чыга: кул пычкысы белән такта яра.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 22 март санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев