Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Гаилә – үзара ярдәм бишеге

Яңа проект яшь гаиләләрне ныгыту һәм савыктыру кебек ике мөһим бурычны күздә тота

“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында ТР Яшьләр эшләре министр-лыгы “Гаилә коды” проект сессияләрен башлап җибәрде. Аның беренчесе 10-12 сентябрь көннәрендә Саба районында узды. Анда Мөслимнән Ксения һәм Мансур Нәбиевлар гаиләсе дә катнашты.

– “Гаилә коды: сәламәтлек турында” республика сессиясенә 300гә якын гаилә катнашу өчен гариза тапшырган. Без дә, яшь гаилә буларак, ТР Яшьләр министрлыгы сайтында заявка калдырдык. 28 гаиләне сайлап алдылар. Алар арасында үзебезнең фамилияне дә күреп бик сөендек, – ди Ксения Нәбиева. – Сайлап алынган 28 гаилә ике көн дәвамында репродуктив, менталь, физик, психологик сәламәтлек темаларына кызыклы лекцияләр тыңлады. Моннан тыш тормыш иптәшем белән бергә ял итү мөмкинлеге дә булды.

Ике көн дәвамында яшь гаиләләр кунакханәдә танылган табиблар, психологлар һәм спикерлар белән төрле әңгәмәләрдә, мастер-классларда катнашкан, файдалы киңәшләр алган.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 27 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – Ксения Нәбиеваның гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев