Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Россиядә Гаилә елы

Гаилә квесты утте

Ярыш форматында оештырылган бәйгеләрдә мәктәп яшендәге балалар бик теләп катнашты

Гаилә елы уңаеннан кичә Мөслимнең "Яшьлек" стадионында "Гаилә" квесты узды. Мөслим мөхтәсибәте "Мизгел" яшьләр үзәге белән бергә үткәргән әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да катнашты. Ул уенда катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.

Ярыш форматында оештырылган бәйгеләрдә мәктәп яшендәге балалар бик теләп катнашты, аларга эне-сеңелләре дә кушылды. Әти-әниләр көч биреп торды. Уеннарда катнашучыларга татлы бүләкләр өләшенде, Ахырда районның имам-мөхтәсибе Илгиз Хәзрәт Сөнгатуллин квестка йомгак ясады. Барлык балалар истәлек бүләкләре алды. Чараны Әлмәт шәһәре имамы Рүзил Ихсанов мавыктыргыч итеп алып барды.

Гөлназ Җәлилова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев