Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Гаилә көнен бәйрәм иттеләр

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара гаилә көнен бәйрәм иттеләр.


 Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмне уздыруда волонтерлар - Чаллы шәһәреннән Индира Фатыйхова  һәм Мөслимнән Марат Вәлиев катнашты. Һәр тату, зур гаиләдәге кебек, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның һәм хезмәткәрләрнең май аенда туган көннәрен билгеләп үттеләр. Волонтерлар  һәр кешегә истәлекле бүләкләр тапшырды, котладылар. Марат Исрафилович  тамашачыларга бүләк итеп җырлар башкарды. Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, гаилә турындагы риваятьләрне, әкиятләрне, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Бәйрәм волонтерлар күчтәнәчләре белән чәй эчү белән тәмамланды, – дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фотолар –  картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев