Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Россиядә Гаилә елы

Гаилә - гомер чишмәсе

Район мәдәният йортында шул исемдәге концерт-тамаша узды

2024 ел илебездә Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Гаилә елы Президентыбыз В.Путин фәрманы белән традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында игълан ителде. Мондый карарның кабул ителүе юкка гына түгел, һәр гаилә – кечкенә дәүләт, пар канатлы, бәхетле һәм ныклы гаиләләр илнең нигезен тәшкил итә.

Концерт-тамашаның нигезенә дә нәкъ менә шушы эчтәлек салынган иде. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән буыннан-буынга күчеп килүче мәкаль бүген дә актуаль: гаиләдә кешенең киләчәгенә нигез салына. Концерт барышында сәхнәгә күтәрелгән һәр гаиләнең осталыгын, бердәмлеген һәм бер-берсенә хөрмәтен, яратуын күрергә мөмкин иде. Концерт-тамаша гаиләнең бөтенлеген тасвирлаучы театральләштерелгән өзектән: әти-әни һәм баланың бергәләп матурлык тудыру мизгеленнән башланды. “Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә көчле һәм тагын да бердәм булыр. Гаиләне – баласыз, баланы гаиләсез күз алдына да китереп булмый. Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге”, – дигән сүзләр яңгырады тамаша барышында. Айгөл һәм Айрат Шәйгардановлар башкаруындагы “Ак чәчәкләр” җыры әлеге сүзләрне тагын да куәтләп, барлык гаиләләргә сафлык теләп башкарылды кебек.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев