Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Гаилә – гомер чишмәсе

Мөслимдә гомер итүче Чулпан һәм Рамил Морзахановларны райондашларыбыз актив гаилә буларак белә

Чулпан һәм Рамил Морзахановлар гаиләсе районда узган һәр чарада актив катнаша. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнә: укуда да сынатмыйлар, җәмәгать эшләрендә дә актив.

Танышу тарихы

Чулпан – һөнәре буенча икътисадчы, район казначылык бүлегендә баш белгеч булып эшли. Район хастаханәсе мөдире булып эшләгән Рамил Морзахановка эш буенча Чулпанга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә.

– Без 2004 елда таныштык һәм озакка сузмыйча, ике айдан өйләнештек тә. Сентябрь аенда гаилә корып яши башлавыбызга 20 ел була. Ширбәт ае укудан башланды: икебезне дә бер айга Казанга квалификация күтәрергә җибәрделәр. Рамил – итагатьле, ипле кеше. Бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык. Аның тавыш күтәреп сөйләшкәне, ачуланганы юк. Янәшәмнән ныклы терәк, калкан булып атлый, – ди Чулпан.

Рамил Әзһәрович район хастаханәсендә 2001 елдан бирле эшли, гомуми практика табибы һәм анестезиолог-реаниматолог ул. Намуслы хезмәте өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Татарстанның атказанган табибы, бик күпләрнең гомерен саклап калган ак халатлы шәфкать иясе ул.

ФОТО – МОРЗАХАНОВЛАРНЫҢ ГАИЛӘ АРХИВЫННАН

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 август санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев