Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов исеменнән ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү узды

Мөслимнән бу чарада Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар гаиләсе катнаша.

2023 елда Казан Кремлендә Республика көне алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов һәм аның хатыны Г.А. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, кабул итү инде унынчы тапкыр уздырыла һәм шул вакыт эчендә әлеге тантанада Татарстанның 500дән артык күркәм гаиләсе катнашты. Бүген Мөслимнән бу чарада Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар гаиләсе катнаша.

Нәкъ 42 ел элек ике яраткан йөрәк үзләренең гаиләләрен төзегән иде. Шушы еллар эчендә аларның гаиләсе районыбызның иң үрнәк гаиләсенә әверелде. Чөнки алар игелекле, хезмәт сөючән, гаиләдәгеләргә генә түгел, ә әйләнә – тирәдәгеләргә дә игътибарлы һәм битараф булмаган кешеләр, балаларын да үзләрендәге сыйфатларга ия итеп үстерделәр.

Гаилә башлыгы Рушат Җәүдәт улы Күбәк мәктәбендә география укытучысы булып эшли, 1977 елда армиядә хезмәт итә һәм педагогия институтында укуын дәвам итә. Ул, укытучы вазифасыннан Мөслим районының мәгариф бүлеге башлыгына кадәр хезмәт куйды, озак еллар мәгариф системасында эшләде. 1998 елдан 2016 елга кадәр Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләде. Рушат Җәүдәт улы Мөслим районының мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, РСФСР халык мәгарифе отличнигы булып тора.

Минҗиһан Салих кызы үзенең бар хезмәт юлын балалар тәрбияләүгә багышлады, тәрбияче вазифасыннан балалар бакчасы мөдиренә кадәр хезмәт куйды. Тынгысыз һәм тырыш хезмәте “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Солтановлар гаиләсе хезмәт, гаилә һәм иҗтимагый  тормышны бергә алып баралар. Солтановларда булган һәркем, алар йортында хөкем сөрүче үзенә бертөрле җылы атмосфераны сизми, тоймый калмый. Чөнки, алар килгән һәр кунакны якты йөз, тәмле сүзләр белән каршы алалар, кирәк булган юату сүзләре, кирәк булганда яклау сүзләре белән тынычландырып, кунак итеп озатып калалар. Минҗиһан Салих кызы һәм Рушат Җәүдәт улы белән нинди генә темага булса да сөйләшүе күңелле, җанга тынычлык бирә.

Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар ике ул һәм бер кызны тәрбияләп үстерделәр,өчесенә дә югары белем биреп, олы тормыш юлуына чыгардылар. Бүген кияу һәм киленнәр, оныклар бәхетенә куанып, шатланып гомер итәләр. Балалар Лениза, Румил һәм Булат өчесе дә, районыбызның лаеклы кыз – уллары, тырышп хезмәт итәләр, җирлегебезнең йөзен булдыруда, матурайтуда тырышып хезмәт куялар. Балалар инде үзләре әти-әниләр, әти-әниләрен сөендереп оныклар бүләк иттеләр. Оныклар да, әби – бабалары, әти-әниләре юлын дәвам итеп, яхшы укулары, тәрбияле булулары белән аерылып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев