Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Кәгазьдә – юк, янда бар!

Быел җирлегебездә 24 пар аерылышкан. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу күпкә артык.

Аерылышуларның сәбәбе гаиләдә ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыкка түгел, ә акчага барып төртелә. Балаларын ялгыз тәрбияләүчеләргә пособиеләр бирелә. Пособие алу теләге белән аерылышырга теләүчеләр арта башлаган. “Кәгазьдә аерылышкан” хәлдә бергә яшәүче гаиләләр күп.

– Аерылышу шаукымы узган ел азагында, “аз керемле гаиләләр өчен 2023 елдан универсаль пособие биреләчәк” дигән хәбәр таралгач башланды. Пособие алу өчен бер кешегә туры килүче уртача айлык керем региональ яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш,– ди районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова.
Ир белән хатын икесе дә эшләгәндә пособие алу икеле. Ә ялгызларга дәүләт һичшиксез булышачак! Аерылышкан очракта зур хезмәт хакы алучы ир “аз керемле гаилә” статусын бозмаячак. “Бөтен “артык” милекне (йорт, машина һ.б.) аңа язганда бигрәк тә. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев